Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Көннән-көн университетларга документларын тапшыручы абитуриентларның саны арта бара. Тиздән алар БДИда алган балларының бюджет бүлекләренә керү мөмкинлеген бирәме, юкмы икәнлеген беләчәк. Башкортстанның кайсы вузларында белем алу кыйммәтрәк, ә кайсыларында арзанрак булачагын “Электрогазета" санап чыгарган.
Һәр университетта укуга түләү бәясе иң югары булган берничә белгечлек бар.
Уку өчен иң югары түләү БДУда “Юриспруденция” белгечлеге буенча билгеләнгән (Швейцария халыкара хокук академиясе белән ике диплом программасы) — бер елга 350 мең сум. Аның арттыннан берникадәр ара белән “Наноматериаллар” (162,7 мең сум) һәм “Геологик разведка технологиясе” (162 мең сум) белгечлекләре килә.
Уфа дәүләт авиация техник университетында иң югары түләү бәясе инглиз телендә укыту программаларына билгеләнгән: “Очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү” (270 мең сум), “Мехатроника һәм робототехника” (220 мең сум) һәм “Программа инженериясе” (195 мең сум).
Уфа дәүләт нефть техник һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетларында “Дизайн”га уку өчен түләү иң кыйммәте. БДПУда бу юнәлеш өчен түләү 282,43 мең сумга төшсә, УДНТУда ул 210 мең сум тәшкил итәчәк.
БДПУда “Педагогик белем бирү” һәм “Психологик-педагогик белем бирү" юнәлешләре буенча уку өчен түләү иң түбән бәясе 142,7 мең сум тәшкил итә.
Медицина университетында бүген иң популяр белгечлек — "Стоматология". Анда бер ел уку 224 мең сумга төшәчәк. “Дәвалау эше” белгечлеге буенча уку бәясе 199,62 мең сум тәшкил итә. Уку өчен түләүнең иң түбән бәясе “Клиник психология” белгечлеге буенча — 124,18 мең сум.
БДАУ студентларны укытуда финанс ярдәм күрсәтә. Шуны исәпкә алып, кайбер юнәлешләр буенча белем алган өчен 137,75 мең сум түләргә туры киләчәк.
З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында көндезге бүлектә бакалавриат һәм белгечлектә уку бәясе бер үк төрле — 228 мең сумга төшәчәк.
Фото: stolica-s.su