+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 Июля 2022, 10:50

Укытучы остазга мохтаҗмы?

Санлы белем бирү мохитендә педагогик остазлык институты булдыру зарур.

Укытучы остазга мохтаҗмы?Укытучы остазга мохтаҗмы?
Укытучы остазга мохтаҗмы?
Остаз — ул үзенең белемен, туп­лаган тәҗрибәсен башка кешеләргә тапшыручы. Димәк, мәгариф өлкәсендә зур уңышка ирешкән, тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгә ия булган укытучы яшь буын коллегаларына эш осталыгы серләрен дә тапшыра белергә тиеш.

Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Бу чор чыгарылыш сыйныф укучыларында һәм аларның әти-әни­ләрендә һәрвакыт зур дулкынлану уята. Аңлашыла да, егет-кызларның килә­чәккә һөнәр сайлау мөмкин­лекләре дәүләт аттестациясе нәтиҗә­ләренә бәйле. Шул ук вакытта Бердәм дәүләт имтиханы педагогик эшчән­лекнең нәтиҗәлелеген анализлау һәм белем бирү сыйфатын арытаба камилләштерү юлларын билгеләү өчен зур этәргеч булып та тора.

Бүгенге мәгариф элекке еллардагыдан аерыла. Ул санлы кораллар һәм технологияләр кулланып оештырыла. Әлбәттә, болар барысы да укытучылар тарафыннан яңа белем бирү технологияләрен куллануны, мәктәп­ләрне яңа җиһазлар һәм укыту техникасы белән тәэмин итүне таләп итә.

Әлеге вакытта белем бирү өлкәсендә куллану өчен төрле ресурслар, шул исәптән укытучыларның санлы белемен үстерүгә юнәлтелгән контент та сизелерлек арта. Махсус порталлар, белем бирү программалары, стимуляция үзәкләре, педагогик технопарклар һ. б. барлыкка килә. Гомуми белем бирү оешмалары практикасында тематик санлы белем бирү ресурслары, виртуаль лабораторияләр, тематик сайтлар, социаль челтәр хезмәтләре һәм төрле тәгаенләнештәге веб-кушымталар, мессенджерлар, вебинарлар үткәрү өчен мәйданчыклар киң кулланыла. Санлы технологияләр оештыру һәм куллану, Интернетта бала хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эксперт советлары индустриясе, саннар нигезендә хезмәт­тәшлек итүче мәгариф оешмалары челтәр берләшмәләренең актив үсүенә дә китерә.

Укучы балаларның санлы белемлелеген формалаштыру һәм үстерү өчен тулысынча мәктәп укытучысы җаваплы булырга тиеш. Моны уңышлы гамәлгә ашыру өчен алар махсус (санлы) компетенцияләр тупларга һәм аларны һөнәри эшчәнлектә камилләш­терергә тиеш. Санлы технологияләрне куллануга юнәлеш санлы икътисадка интенсив күчү, яшьләрнең санлы социализациясе хокукы, белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы – болар барысы да мәгариф системалары белән идарә итү шарты булып санала. Кызганычка каршы, барлык мәгариф оешмаларында да санлы технология­ләр актив кулланылмый һәм бу эш тие­шенчә алып барылмый. Бүгенге заманда шуны аңларга кирәк, традицион белем бирү процессының нәтиҗәле­леген өлешчә мисаллар үрнәгендә генә арттыру мөмкин түгел. Шуның нәтиҗә­сендә белем бирү система­ларының санлы трансформациясе тигез тормышка ашырылмый, ә мәгариф өлкә­сендә үткәрелгән реформалар, аерым категория укытучы­ларның санлы белеме җитәрлек булмау сәбәпле, аз нәтиҗәле булып чыга. Шуның өчен дә бүген булачак укытучыларның виртуаль социаль-белем бирү мохитендә эшләүгә һөнәри әзерлеген формалаштыру мәсьәләсе актуаль булып кала. Белем бирү процессын санлаштыру шартларында укытучыларга фәнни-методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре аеруча актуаль. Санлы технологияләр куллану өлкәсендә тирән белемгә ия укытучылар да бу эштә катнашырга тиеш. Бу аларның әлеге процесста актив катнашып, мәктәп тормышының чынбарлыгын тудырулары, мәгарифнең эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту үрнәге булып торуы турында сөйли.

Педагогик даирәләрдә еш кына “санлы остазлык” төшенчәсе кулланыла башлады. Санлы остазлык фәлсәфә­сенә ярашлы, укытучылар бала белән санлы дөньяда булырга мөмкин хәвеф өчен дә җаваплы булырга тиеш. Бу идеология кысаларында укытучының гамәлләре, аның челтәрләрдә эшләве баланың санлы белемен үстерүдә хәлиткеч роль уйнавын күздә тота. Укытучылар алдына бөтенләй яңа бурыч куела: санлы технологияләрне актив куллану, укучыларның мәгълүмати-коммуникатив белемнәрен формалаштыру гына түгел, ә укучыларны киберкиңлектә актив һәм озак вакыт булуы нәтиҗәсендә килеп туарга мөмкин булган хәвефтән саклау да.

Үз чиратында, бу функция педагог­ларның санлы белем бирү үзен­чәлекләрен, аларның фундаменталь һөнәри белемнәре белән беррәттән санлы технологияләр өлкәсендә катлаулы күнекмәләр һәм белемнәргә ия булуын максат итеп куя, бу аларга уңышлы тәҗрибәләрен төрле хәл­ләрдә куллану өчен нигезле мөмкинлек бирәчәк. Безнең карашка, мондый билгеләнеш “санлы остазлык” төшен­чәсе белән аңлатыла. Аның эчендә тагын бер юнәлеш барлыкка килә. Ул фәнни-теоретик һәм гамәли педагогик эшчәнлеккә ия булган педагогларның коллегалары белән тәҗрибә уртаклашуын күз уңында тота.

Мондый “санлы остазлык” идеологиясе әлегә өйрәнелмәгән диярлек, әмма, югарыда әйтелгәнчә, сүз белемле һәм алдынгы педагогларның уңышлы тәҗрибәсен тапшыру мөмкин­леген бирүче санлы платформа турында бара.

Педагогик әдәбиятта мәгариф өл­кәсендә остазлык перспективалы юнәлеш, җитди һәм җаваплы процесс, педагогларны яңа шартларга яраклашу ысулы буларак карала. Шуңа күрә педагогик феномен буларак остазлык­ның асылы максатлы — анда белем туплаган кеше, тәҗрибәсе азрак педагог үсешенә, нәтиҗәле эшчәнлек үрнәк­ләренә ярдәм итәр өчен җитәкчелек ролен тәэмин итә. Остазлыкта ике яклы мөнәсәбәтләр мөһим. Нәкъ менә шундый нәтиҗәле, конструктив хезмәт­тәшлектә аз тәҗрибәле хезмәттәшләр ышанычлы чыганактан бай тәҗрибә туплый, ә остаз, үз чиратында, киләчәк иҗади эшкә илһам ала. Безнең очракта, остазлык мәдәнияте авыл мәктәбе педагогларына фәннәрне укыту методикаларын, санлы белем бирү мохитендә укучылар белән аралашу алымнарын үзләштерүдә ярдәм күрсәтүгә юнәл­телгән. Модель өстендә эшләү барышында аның төп элементлары билге­ләнде: М.Акмулла университетында эшләнгән санлы остазлык платформасы, педагоглар-остазлар, заманча мәгариф системасы менеджерлары белән тематик очрашулар системасы, югары уку йорты ягыннан осталык дәресләре, мәгарифтә санлы техно­логияләрне куллану буенча алдынгы практикалар белән алмашуны үз эченә ала. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия универ­ситетының остазлык моделе үзенчәлеге – тәҗрибәле белгечләрнең башкаларны өйрәтүе һәм остазлыкны киң даирәдә тарату. Болар гади сүзләр генә түгел. Остазлык мохитенең төп элементы — “укытучы-укытучы” системасында эшләү, ул педагогик тәҗрибә алмашуга, бурычларны хәл итү юлын бергәләп эзләүгә юнәл­телгән. Мәктәптәге коллега-остаз төп максатны санлы вариантта белем бирү процессы шартларына карата коммуникацион, методик һәм административ яраклашуда күрә. Остазлык мәктәбе эшчәнлеген санлы белем бирү мохитендә иҗади куәткә һәм аралашу тәҗрибәсенә ия булган белгеч кенә үстерә ала.

Остазның төп эш ысуллары — аңлату, консультация бирү һәм педагогик бурычларны уңышлы хәл итү тәҗрибәсен күрсәтү. Хәер, гамәлдә мөнәсәбәтләрнең яңа төрләре барлыкка килер дигән ышаныч бар, алар санлы технологияләр куәте тарафыннан тәкъдим ителәчәк һәм педагогик мөнәсәбәтләрнең яңа төрләрен үстерә алачак.
Безнең аңлавыбызча, әлеге вакытта санлы технологияләр үсеше мәгариф оешмаларының мәгълүмати-белем бирү мохите, санлы интернет-киңлекнең көчле мөмкинлекләре белән берләшеп, виртуаль социаль-белем бирү мохитен барлыкка китерә. Белем бирү процессында катнашучыларга – укытучылар, мәгариф оешмалары хакимиятләре, укучылар һәм аларның ата-аналарына да шушы мохиттә яшәргә туры килә. Шуңа күрә тәҗри­бәле педагоглар, гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчеләре галимнәрнең фәнни-методик ярдәменә генә исәп тотмыйча, үзләре дә заманча санлы белем бирү мохитен үстерүнең актив субъектларына әверелсен өчен педагогик остазлык институты булдыру зарурлыгы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Раил Әсәдуллин,
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе,
педагогия фәннәре докторы, профессор.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас