Балалар бакчаларында 400 өстәмә урын булдыру өчен федераль бюджеттан субсидияләрнең гомум күләме сигез тапкыр арттырылган.
Башкортстан Финанс министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, федераль бюджеттан субсидияләрнең гомум күләме 48 368,4 мең сумга кадәр арттырылган.
- Гомум алганда, агымдагы елда 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 400 өстәмә урын булдыруга бюджеттан 49 360 мең сум акча бүленде. Бу мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чиратны киметергә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшкуарларга яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Премьер-министр урынбасары, Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.
1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен шәхси мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында 50 өстәмә урын булдыруга агымдагы елда 6 170 мең сум акча каралган, шуларның 6 046,6 мең сумы – федераль, 123,4 мең сумы республика бюджеты исәбеннән.
Билгеле булуынча, субсидияләр “Демография” гомумдәүләт проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында каралган. Республика бюджетыннан чаралар оешмаларга грантлар рәвешендә бирелә.
Фото: medaboutme.ru