+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 июль 2022, 10:30

“Тукай өстәле артында укып үстек”

Уфаның 84нче Татар гимназиясе директоры, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Равил Идрисовның хезмәт уңышларында тарихи ядкарьнең дә мөнәсәбәте бар.

“Тукай өстәле артында укып үстек”“Тукай өстәле артында укып үстек”
“Тукай өстәле артында укып үстек”

Башкаладагы 84нче Татар гимназиясендәге тынлыкка, мөгаен, җәй уртасында гына тап булырга мөмкиндер. 1500дән артык укучы белем алган уку йорты, гадәттә, умарта күче кебек гөжләп тора. Ә бүген укучылар – җәйге каникулга, укытучылар, күпчелек хезмәткәрләр ялга таралышкан. Директор бүлмәсендә генә һәрвакыттагыча җанлылык сизелә. Милли гимназияне ике дистә елга якын җитәкләүче Равил Рифгать улы үз стихиясендә. Эш телефоны аша кем беләндер бик мөһим мәсьәләне хәл итә. Шул вакытта ук кесә телефоны шалтырый. Ә ишектә беренче сыйныфка укырга төшәргә әзерләнүче кечкенә малай, аның артыннан әти-әнисе күренә. Ул арада гимназия капкасы алдында зур йөк машинасы кычкырта. Ремонтка дигән төзелеш материаллары килгән. Кыскасы, директор өчен уттай эш вакыты, кызу чор. Шулай да гаять зыялы, эрудицияле, кешеләргә карата ихтирамлы, зур оештыру сәләтенә ия җитәкче беркемне дә игътибарсыз калдырмый.

– Равил Рифгатович, күркәм юбилеегыз алдыннан сүзне республика мәгариф тармагында зур уңышларга ирешкән дүрт ул – өч мәктәп директорын һәм югары уку йорты доцентын тәрбияләп үстергән әти-әниегездән башлыйк әле.
– Чакмагыш районының Аблай авылында безне бал бабай Рифгать малайлары буларак беләләр. Сугыш башланганда 10 яшьлек кенә булып калган әтигә тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килгән. Картәтидән мирас булып калган бүрәнә умарталарны балачактан саклап, карап үсә ул. Заманында авылда беренче рамлы умартаны язучы Әкрам Вәлинең әтисе Мөхәррәм абый һәм безнең әти куя. Шуңа да без чын бал тәмен татып, аның шифасын тоеп үскән малайлар. Әтиебез табигатьтән математик та әле. Җиде сыйныф белеме белән кара счетында алты урынлы саннарны кушып-алып бирә иде. Озак еллар хуҗалык бухгалтериясендә хисапчы булып эшләде ул. Безне тәр­бияләү башлыча әни иңнәренә төште. Ул укырга яратты, Тукай шигырьләрен яттан сөйли иде. Исеме дә – Фикрия, без аңа “фикер иясе” дип әйтә торган идек. Безне дә кечкенәдән китап белән дуслаштырды. Әни аш-суга оста, бик уңган кеше булды. Күпертеп алты икмәк салып куя. Куе итеп катык оетучы да авылда берәү иде ул. Өстәлдән өреле аш өзелмәде. Әни безне бик тәрбияле ашатып үстерде. Биш ир-егеткә көн саен казан тутырып ризык әзерләү җиңелдән түгел. Тик әнинең зарланганын беркайчан да ишетмәдек.
– Бервакыт, балачак елларын хәтерләп, “Тукай өстәле артында укып үстек” дигән идегез. Шушы тарихи өстәл турында да сөйләп үтсәгез иде.
– Без үскәндә өйдә сырлы аяклы борынгы өстәл бар иде. Әти безгә еш кына: “Бу өстәл – бик кадерле, аның артында Тукай үзе язышып утырган”, – дип әйтә торган иде. Ә аның тарихы болай: әти яклап Әбүбәкер картәтинең абыйсы Закирҗан дәдәй “Галия” мәдрәсәсендә укыган. Габдулла Тукай Уфага килгәч, ул шагыйрьне Аблайга, әтиләр үскән нигезгә кунакка алып кайткан. Бер атна кунак булу вакытында бөек шагыйребез күрше Чатра авылына кымыз эчәргә йөргән. Бу вакыйганың хаклыгын әни яклап Габдулла картәти сөйләгәннәр дә раслый. “Миңа ул вакытта алты яшь иде. Без, бер төркем малайлар, көн саен Чатрага кымызлыкка йөргән Тукайны басу капкасына кадәр озата бара идек”, – дип сөйли иде ул. Авылдашыбыз Миңнеәхмәт абый Сакаев та 11 яшьлек чагында Аблайда Тукайны күргән көннәрен бик яхшы хәтерли иде.
Ни кызганыч, тарихи өстәл бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Ләкин без Тукай язышкан өстәл артында дәрес әзерләвебезгә чын күңелдән ышанып үстек.
– Сез БДУның тарих факультетын тәмамлагансыз. Студент елларыннан тормышыгызга йогынты ясарлык нинди вакыйгалар исегездә калды?
– Андый вакыйгалар күп булды. Шуларның икесе аеруча хәтердә. 2нче курсны тәмамлагач, без, студентлар, Баймак районының Актау
авылында сарык фермасы комплексын төзүдә катнаштык. Мин тарихчылар отрядының комиссары булдым. Ял көн­нәрендә безне мәдәни-агарту эшләренә җәлеп итәләр – район авыллары буенча концертлар куеп йөрибез. Безнең бригада “ПМК-545” башкарыл­ган эш нәтиҗәләре буенча икенче урын алды. Беренчегә чыгар өчен төзелеш-монтаж эшлә­ренең саны бераз гына җитми. План тутырыр өчен бер белешмә кирәк. Аны язып бирүен сорап, участок мастерына килдек. Мәһабәт гәүдәле, утлы сугышны кичкән урыс абзые шунда кырт кисте: “Здесь – я подпишу липовую бумажку, там – другой. И по всей стране такая липа вырастет... Я не пойду на такой шаг!” Шулай итеп, без гадел рәвештә икенче урында калдык. Бу вакыйгадан үземә гомерлек сабак алдым.
Икенчесе шәхсән үземә кагыла. Балачакта без Ринат абый белән кызамык үткәрдек. Шул авырудан соң миндә тотлыгу барлыкка килде. Әлбәттә, ул шактый уңайсызлыклар тудыра иде. 1нче курста укып йөргән вакыт. Немец теле укытучысы дәрестән соң калдырып, кулыма кыстыргыч куел­ган “Огонек” журналы сузды. Анда Ленинградтагы бер галимнең тотлыгуны бетерү буенча күнегүләре өйрәтелгән иде. Укытучым яныннан чыгу белән, Коммунистик урамындагы “Пропагандист” кибетенә барып, Есенин һәм Гетеның шигырь җыентыкларын сатып алдым. Галим өйрәткәнчә, аз гына вакытым булу белән кычкырып шигырь укыйм. Көн саен шигырь укый-укый, 3нче курска тотлыгудан бөтенләй арындым һәм шушы киңәше өчен укытучыма бүген дә рәхмәт­лемен. Хәзер үзем дә укучыларым арасында шундый балаларны күрсәм, шигырьләр укырга киңәш итәм.
– Хезмәт юлын туган мәктәбегездә укытучы булып башлагансыз. Ике елдан мәктәп директоры итеп үрләткәннәр. Ә аннары бөтенләй башка өлкәгә – партоешма секретаре вазыйфасына... Авыр булмадымы?
– 1988 елның 7 октябрендә, 26 яшьтә, мине партоешма секретаре итеп сайладылар. Партиянең дә, “Правда” колхозының да гайрәтле еллары иде. Дүрт сөт фермасы, дуңгызчылык комплексы, тавык фермасы, умарталыгы, кымызлыгы, җимеш һәм яшелчә бакчалары булган, гөрләп торган миллионер хуҗалык. Эшләп китү дә, кешеләр белән аралашу да авыр булды димәс идем. КПССның Чакмагыш рай­комының беренче секретаре Наил Хөснияров, колхоз рәисе Ринат Каһиров белән килешеп, бик аңлашып эшләдек. Сөенеп искә алырдай уңыш­ларыбыз шактый булды. Дуңгызлар санын 9 мең башка җиткереп, республикада икенче урынга чыктык. Партия ил икътисадын күтәрү, җи­тештерү, авыл хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнде. Ул елларда “ун йорт” тө­шенчәсе бар иде. Ягъни авыл унар йортка бүленә. Алар арасыннан бер “агитйорт” сайлана, капкасына ук плакат эленә. Анда авыл эшчәннәре, мәктәп укучылары концертлар куя, җыелышлар, сөйләшүләр үтә. Һәр гаилә, аларның яшәеше, проблемалары, шатлыклары игътибар үзәгендә булды. Күрше күршенең дә хәлен белмәгән хәзерге заманда мин пар­тиянең кеше турында кайгыртучанлыгын һәрвакыт сагынып искә алам. Ул чор минем өчен зур тормыш мәктәбе булды, пунктуальлеккә, эшне җиренә җиткереп үтәргә, кешене кеше итеп күрергә өйрәтте.
– Сез – совет чорында чыныгу алган педагог. Бүген мәгариф системасының төп проблемасы нидә дип саныйсыз?
– Русиянең мәгариф системасы соңгы елларда бигрәк тә зур реформалар кичерә, матди-техник база камилләшә, мәктәпләр техник чаралар белән баетыла. Укучылар компьютер белән иркен эшли. Интернеттан файдалана, төрле олимпиадаларда, конкурсларда уңышлы катнаша. Болар барысы да яхшы, әлбәттә. Ләкин кара такта һәм акбурлы укытучыны бернинди заманча җиһазлар да, технологияләр дә алыштыра алмый. Моны дистанцион уку вакытында да бик яхшы аңладык. Укытучы белән укучының күзгә-күз карап эшләвен, аралашуын берни дә алыштыра алмый. Бүген безгә балалар белән аралашу, сөйләшү җитми. “Әнә компьютердан карагыз, эшләгез”, – дибез. Мин үзем дәрестә теманы аңлатканда да, өйгә эшне тикшергәндә дә һәрвакыт укучылар арасында булырга, сөйләшергә тырышам. Бала­ның курку хисе кими, үз-үзенә ышанычы, мөстәкыйльлеге, иҗади активлыгы, фикерләү эшчәнлеге арта. Миңа укучы­ларның күзгә-күз карашып эшләве, тыңлый белүе, фикер тупларга өйрәнүе ошый, чөнки Интернет заманында балаларга бу җитми.
– Республикадагы иң зур татар гимназиясе җитәкчесе буларак аның абруен саклап калу нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз һәм сезнең коллектив моңа ничек ирешә?
– Татар гимназиясе буларак, балаларны татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, фольклорына өйрәтүгә, аларны татар рухлы шәхес итеп тәрбияләүгә гаять зур урын бирәбез. Шуны да яхшы аңлыйбыз: төп фәннәр яхшы, тирәнтен, җиренә җиткереп укытылганда гына гимназиягә укучылар киләчәк, мәгариф системасында да, халык арасында да аның абруе югары булачак. Безнең гимназиягә татар милләтле генә түгел, башка милләт балаларының да елдан-ел күбрәк килүен күреп, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән проектларны чынга ашыру, илнең әйдәүче вузлары белән тыгыз хезмәттәшлек итү белән дөрес юлдабыз, дип әйтә алам. Мәсәлән, узган уку елыннан гимназия базасында, Мәскәү физика-техник университеты белән берлектә, өч юнәлеш буенча өстәмә тирәнтен белем бирә башладык. Биш укытучы МФТИ программасы буенча курслар үтте. Сүз уңаеннан, быелгы чыгарылыш укучылары арасыннан 16 бала гимназияне медаль белән тәмамлады. Шөкер, бу җәһәттән педагогик коллективыбыз алга таба да сынатмас, белем сыйфаты да, тәрбия эше дә, милли рух та бездә иң югары дәрәҗәдә булыр дип ышанам.
– Тәртип бозучы укучыларны келәмгә еш бастырасызмы? Директор кабинетында аларны нәрсә көтә?
– 16 ел гимназиядә эшләү дәверендә 8нче көндәлек тулып килә. Хаклы ялга чыккач, бер китап язармын дигән уем да бар. Аларда гимназия тарихы, көн саен булган мөһим вакыйгалар. Сирәк кенә укучылар кулы белән язылган урыннар да очрый. Менә берсе – “Обещаю впредь вести себя хорошо и больше никог­да так не поступать...” Болары сез әйткән тәртип бозу­чыларның язма вәгъдәсе. Гадәттә, директор бүлмә­сендә бер тапкыр сүз биреп, имза куеп чыгып киткән укучы икенчегә монда керми.
– Равил Рифгатович, Сезне җитәкче буларак яхшы беләбез. Ә гаиләдә ике улыгыз өчен Сез нинди әти?
– Мөгаен, үземнең әти кебектер. Ул һәрвакыт эштә булды, ләкин әни теленнән: “Әтиегез нәрсә әйтер?!” дигән сүз төшмәде. Әтинең холык-табигатен ачу өчен балачактан бер мисал китерәм. Бервакыт бакчада алмагач утырттык. Беренче уңыш – бердәнбер алмасы күренде. “Үссен, өзмәгез. Кызаргач, алып керербез дә бүлеп ашарбыз”, – ди әти. Көзен кып-кызыл алманы йөгертеп алып кердек. Карасак, күрен­ми торган ягыннан алманы кемдер тешләп алган, өзми генә. Әти безне тезеп бастырды: “Кайсыгыз, күземә карагыз әле”, – ди. Беребез дә сер бирми, әтигә карап торабыз. Әлбәттә, күз карашы алдамый. “Иии, минекеләр түгел икән”, – ди серле генә елмаеп. Кайсыбыз икәнен аңлады, ләкин кычкырып әйтмәде. Әнә шулай нәти­җәне үзеңә ясарга өйрәтә иде ул. Әтинең тормыш сабаклары һәрвакыт истә. Малайлар булгач, шуклыклар да булды инде. Ләкин безгә кычкырып эндәшкәнен, начар сүз әйт­кәнен беркайчан ишет­мәдек.
– Тормыш иптәшегез Венера Әзһәр кызы да педагог. Укытучының эше мәктәп ишеген ябып чыгу белән генә бетми, билгеле. Гаиләгә, үз балаларына игътибары һәрвакыт җит­ми. Икегез дә бер тармакта эшләүгә карамастан, сез лаеклы уллар тәрбияләп үстергәнсез...
– Венера белән хезмәт юлын бер мәктәптә башладык. Мин Аблайга – 85нче елда, ул бер елга соңрак кайтты. Мәктәпләргә юллама белән эшкә җибәрү дигән яхшы традиция бар иде бит элек. Бүген ул 49нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта, дирек­торның фәнни-методик эш буенча урынбасары. Әлбәттә, улларыбызны тәрбияләүдә, белем бирүдә Венераның өлеше зур булды. Өлкәнебез Айрат – Уфа дәүләт авиация техник университетын, кечесе Наил Мәскәү физика-техник университетын тәмамлады. Бүген икесе дә Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә үз белгечлекләре буенча уңышлы эшләп йөриләр. Чынлыкта, без балаларның кызыксынуларына, һөнәр сайлауларына беркайчан да каршы килмәдек. Икебез дә бала үзе сайлаган юлдан барырга тиеш, аның киләчәген хәл итү дөрес түгел, дигән фикердәбез.
– Яраткан хоббиегыз бармы?
– Каен миллеге әзерләү. Отпуск көннәрен көтеп алам. Туган якка кайтып, зур кинәнеч белән башкарам бу эшне. Имән яфраклары, юкә чәчкәсе, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, бөтнек, кыр әреме кушып ясыйм. Үзебезгә һәм туганнарга җитәрлек итеп әзерләп куям. Төрле файдалы үләннәр җыеп киптерәм, ваклап, чәйләр әзерлим, бүләк итәргә яратам. Туган як күчтәнәчен улларыбызга да җибәрәм.
– 60 яшь ул ир-егетләр өчен нәтиҗәләр ясый торган чор. Үтелгәннән канә­гать­сезме? Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Әти-әни безнең дүрте­безнең дә югары белемле булуны теләде. “Без үзебез укый алмадык, шуңа күрә сезгә югары белем алырга ярдәм­ләшергә тырыштык. Шул белемегезне яхшы кеше булырлык итеп үзегез файдалана белерсез дип өмет­ләнәбез”, – дигән сүзләре һәрвакыт истә булды. Шөкер, алар парлы озын гомер кичереп, безнең хезмәт уңыш­ларын күреп, сөенеп, горурланып яшәделәр. Алар үрнәгендә үзебез дә матур гаиләләр кордык, балалар үстердек. Шәхси үрнәк – иң үтемле тәрбия чарасы ул.
Киләчәккә планнар, ният­ләр күп. 2024 елда гим­назиядә дәүләт программасы буенча капиталь ремонт көтелә. Әлеге вакытта шушы зур эшнең сметасын төзү белән мәшгульбез. Киләчәктә татар гимназиясе заманның югары таләпләренә җавап бирүче уку йорты булачак, дип өметләнәбез.
– Татар гимназиясен данлыклы иткән матур традицияләрне саклап калырга, зур башлангычларыгызны тормышка ашырырга язсын, Равил Рифгатович!

 

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас