+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 июль 2022, 12:10

Укытучылар кәгазь эшеннән котыла

Владимир Путин педагогларга бюрократик йөкләнешне бетерү турындагы законга кул куйды.

Укытучылар кәгазь эшеннән котыла
Укытучылар кәгазь эшеннән котыла
Русия Президенты Владимир Путин укытучылардан артык бюрократик йөкләнешне бетерү турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Ул педагогларга министрлык тарафыннан расланган исемлектән тыш документлар әзерләү эшен тыюны күздә тота.

Яңа нормалар ярдәмендә мәктәп электрон документ әйләнешенә күчте, бу педагоглардан кәгазь эшенең бер өлешен алып тора. Моннан тыш, төбәкләр мәктәпләр өчен документларның аерым исемлеген билгеләү хокукын ала, мондый карар рәсми рәвештә Мәгариф министрлыгы белән килешенергә тиеш.

 
Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: