+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 июль 2022, 08:45

“Венеция”дә үткән көннәр һичкайчан онытылмас!

Дүртөйле районында урнашкан лагерь балаларның шат тавышыннан гөрләп тора.

“Венеция”дә үткән көннәр һичкайчан онытылмас!“Венеция”дә үткән көннәр һичкайчан онытылмас!
“Венеция”дә үткән көннәр һичкайчан онытылмас!

Дүртөйле районының "Венеция" шифаханә-профилакториенда урнашкан балалар лагере кызлар һәм малайларның шат тавышыннан гөрләп тора. Биредә көн саен кызыклы чаралар, флешмоблар, уеннар үтә. Кичләрен бергәләп дискотекаларда бииләр, җыелышып нәфис фильмнар карыйлар. Лагерьда тәмле итеп көненә биш тапкыр ашаталар. Ә нинди саф һава! “Венеция” искиткич матур урында урнашкан, тирә-ягында хуш исле нарат урманы. Кыскасы, әти-әнине сагынырга да, күңелсезләнеп утырырга да вакытлары юк балаларның. Шуңа да смена тәмамлануга, шушы күңелле һәм рәхәт мизгелләрне тагын озынайтасы килүләрен аңлавы кыен түгел.
Шушы көннәрдә биредә икенче смена тәмамланды. Лагерьда Дүртөйле, Бакалы, Чакмагыш районыннан, Уфа, Яңавыл, Нефтекама, Бөре, хәтта Казан, Мәскәү шәһәрләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан килгән 130 бала ял итте.

"Венеция" шифаханә-профилакторие директоры Зөлфия Закарина белдерүенчә, “Медиаиҗат дөньясы” дип исемләнгән бу сменада балаларга иҗат дөньясына чуму, сәләтләрен ачу һәм үстерү, үзләрен журналист, алып баручы, блогер буларак сынап карау мөмкинлеге тудырылган. Журналистика факультетында укучы Казан студентлары белән гәзитләр чыгару, видеолар төшерү, репортажлар әзерләү, билгеле режиссер Татьяна Михайлованың, Дүртөйле шәһәре үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең осталык дәресләре, актерлар, шагыйрьләр белән очрашулар ял итүчеләрнең күңелендә бик озак сакланачак әле. Иҗади очрашулар Президент грантлары фонды чаралары ярдәмендә үткәрелгән.


— Лагеребызда биш смена дәвамында 600гә якын бала ял итәчәк. Балалар ялы өчен бездә ике бина бар. Аларның берсе бары тик җәен генә эшләсә, икенчесе ел әйләнәсенә файдаланыла. Биналарда барлык уңайлыклар да бар, иркен душ, бәдрәф бүлмәләре җиһазландырылган. Ял бүлмәләре якты, иркен. Шунысы сөенечле, агымдагы елда без республика һәм муниципаль бюджеттан 1 миллион сум күләмендә субсидия алдык. Бу чараларга аш бүлмәсе җиһазлары, спорт инвентарьләре яңартылды, 8 душ кабинасы куелды. — ди "Венеция"нең җитәкчесе Зөлфия Закарина. – Шифаханә-профилакторие булгач, массаж, кедр мичкәсе, физиотерапия процедуралары, ингаляция, тоз шахтасы һәм башка төрле дәвалау алымнары да кулланабыз. Балалар бигрәк тә кислород коктейльләрен ярата. Беренче смена вакытында көннәр салкынча, яңгырлы торды. Шуңа карамастан, “Венеция”дә балалар өшемәде, җылылыкны 15 июньгә кадәр өзмәдек.
Лагерьда вожатыйлар вазыйфасында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, БДУның Бөре филиалы, Уфа педагогия колледжы студентлары эшли. Лагерь начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Җәмилә Бәйрәшева җитәкчелегендә кызлар һәм егетләр балаларның һәр көнен кызыклы һәм фәһемле итеп оештыру өчен зур көч сала. Җырларга-биергә оялып торганнарны да сәхнәгә чыгара алар. Смена ахырында кайбер балаларның үзләрен кыю, чын артистларча тотуы “Венеция”дәге көндәлек тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе түгелме?!


Өченче – “Спортфест” дип аталган смена спорт сөюче балаларны җыйды. Лагерьда спортның берничә төре буенча тренерлар эшли, ял итүчеләрне чын хәрбиләр, хокук белгечләре белән кызыклы очрашулар көтә.
Ялларыгыз онытылмаслык, чагу хатирәләргә бай, хәвефсез булсын, дуслар!

  Фото: Алия Латыйпова.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас