

Программа кысаларында объектлардагы эшләрнең барышын контрольдә тоту бурычы барлык дәрәҗәдәге депутатлар алдына куелган, ул партиянең халык программасында беркетелгән. Дәүләкән шәһәрендә Павел Качкаев район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Виктор Маслов озатуында 4нче лицей бинасында ремонт эшләре барышын тикшерде. Бүгенге көндә биредә түбә һәм тәрәзәләр алыштырылган, яңа коммуникацияләр салына, фасад һәм авария чыгу юлларын төзү, азык-төлек блогын ремонтлау, идәннәргә бетон җәю эшләре бара. План буенча капремонт 25 августка тәмамланырга тиеш.
Депутат шулай ук Дәүләкән районының Калиновка авылында халыкара аэрокосмик мәктәптә булды, анда безнең илнең барлык төбәкләреннән килгән ял итүче сәләтле балалар белән аралашты.
Кырмыскалы районында депутат федераль программага кертелгән Константиновка һәм Олыкүл авылларында мәктәпләрне реконструкцияләү барышын тикшерде. Сәфәрдә аны район хакимияте башлыгы урынбасары Валерий Волик, “Бердәм Русия”нең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Зөлфия Бәхтиярова озатып йөрде. Хәзерге вакытта бинада җылыту системасы, идән, бина яны яңартылган, стеналар штукатурланган, электр үткәргечләре алыштырылган. Стеналарны буяп, плитәләр ябыштырып, ишекләрне урнаштырасы, территорияләрне төзекләндерәсе генә калган.
"Масштаблы "Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү" программасы бөтен ил буйлап, шул исәптән безнең республикада гамәлгә ашырыла. Ул биналарны ремонтлауны гына түгел, аларның эчке җиһазланышын да, бүлмәләрне заманча җиһазлар, инвентарь белән тәэмин итүне дә, территорияне төзекләндерүне дә үз эченә ала, - дип аңлатты Павел Качкаев. - Тулаем алганда эшләр начар бармый, әмма балалар уку елын яңкртылган мәктәптә башласын өчен, каникул ахырына аны тәмамларга кирәк”.
Сәфәр ахырында Дәүләт думасы депутаты Сәвәләй авылының почта бүлекчәсен карады, анда шулай ук федераль программа кысаларында модернизация үткәрелә. Төзүчеләр киләсе атнада объектны тапшырырга ниятләүләрен ышандырды.
Фото: "Бердәм Русия"