"Талантлар планетасы” сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, эшләү һәм алга этәрү үзәге” коммерциягә карамаган оешма 15 июльдә старт алган һәм 15 августка кадәр гаризалар кабул итүне төгәлли торган Президент грантлары фондының махсус конкурсында катнашу өчен гариза әзерли. Конкурсының бер юнәлеше — “Иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү".
Оешма Фонд ярдәмендә тормышка ашырырга ниятләгән "Бергә — без бердәм!” проектында, 2022-23 уку елы дәвамында ДНР һәм ЛНРдан күченеп китәргә мәҗбүр булган балалар эстрада вокалына, актерлык осталыгына өйрәнәчәк һәм сәхнә сөйләме буенча белем алачак, иҗади конкурсларда, концертларда һәм чараларда катнашачак.
5 июльдә үзәк Уфа янындагы «Связист» шифаханәсендә вокал һәм актерлык осталыгы буенча ДНР һәм ЛНРдан килгән 15 бала өчен мастер-класслар үткәрде.
“Әлеге чарадан балаларның килеп туган ситуациядә тиз арада психологик тернәкләндерүгә ярдәм итәчәк иҗади үсешкә мохтаҗ булуы аңлашыла иде, — дип билгеләп үтә “Талантлар планетасы” үзәге директоры һәм “Бергә —без бердәм!" проекты җитәкчесе Яна Янситова. — Безнең команда «чит» балалар булмый, дип саный. Балаларның күзләрендә назга мохтаҗ булган өметне күреп, без аларны ярдәмнән калдыра алмыйбыз, бу катлаулы вакытта аларны якыннарыбыз кебек кабул итәбез. Балалар — бөтен дөньяның киләчәге, һәм без аларны ничек итеп тәрбиялибез, барыбызны да шундый киләчәк көтә! Шуңа күрә ЛНР һәм ДНР балаларының сәләтен, һичшиксез, үстерергә кирәк дип саныйбыз, ә иҗат — шәхес үсеше өчен иң кулай чараларның берсе”.
Грант откан очракта, акча укытучыларны укытуга, хезмәт хакын түләүгә, балалар өчен сәхнә костюмнары тегүгә, дәресләр һәм концертлар үткәрү өчен бина арендалауга , проектта катнашучылар өчен бүләкләү материалы, студиядә җырлар яздыруга, иҗади конкурсларда катнашкан өчен оештыру взнослары түләүгә, бәйгедә катнашучыларга дипломнар, статуэткаларга юнәлдереләчәк.
Коммерцияле булмаган оешманың конкурста җиңүче булу-булмавына карамастан, проектны оештыручы агымдагы елның августыннан алып 2023 елның маена кадәр ЛНР һәм ДНР балалары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.