Башкортстан Республикасында опека һәм попечительлек буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү дәвам итә. Хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында опекага, попечительлеккә, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә һәм патронат тәрбияләү өчен айлык акчалар бирү буенча хезмәт күрсәтелә.
– Без халыкка республикада яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз, моның өчен күп хезмәтләрне электрон форматка күчерү өстендә эшлибез. Күптән түгел республика порталында опека һәм попечительлек буенча 9 хезмәт күрсәтелә иде, хәзер 15 хезмәт исәпләнә, — дип хәбәр итте төбәк Финанс министрлыгының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм сервисларны үстерү бүлеге җитәкчесе Азат Садыйков.
Билгеле булуынча, электрон хезмәтләрне рәсмиләштерү өчен Дәүләт хезмәтләре порталының расланган исәп язмасы булырга тиеш. Булмаган очракта, раслау процедурасын банклар аша онлайн теркәлү сервисы ярдәмендә узарга була. Хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә.
Дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү дәүләт идарәсен санлаштыру принципларының берсе булып тора һәм санлы икътисад булдыру өчен мәҗбүри шартларга керә.
Фото: pravitelstvorb.ru