

БСТ телеканалының туры эфирында вузлар җитәкчеләре һәм экспертлар БашДУ һәм УДАТУның берләшүе турында фикер алышты.
Беренче чиратта реформа абитуриентларны, студентларны һәм укытучыларны борчый. Башкортстан Югары мәктәбенең перспективалары нинди һәм аның дәрәҗәсе заманча таләпләргә туры киләме? Уфаның фән һәм технологияләр университетында берләшкәннән соң 70кә якын яңа белем бирү программасы барлыкка киләчәк, индустрия белән багланышлар да активлашачак.
"Әлеге берләшмәнең максатлары бик аңлаешлы. Ул сыйфатны яхшыртуга юнәлтелгән. Болар - дипломның бәһасе, хезмәт базарында ихтыяҗ, яңа профильләр һәм программалар. Әзерлек юнәлешләре кисешкән очракта да, аларның төрле профильләре бар. Компанияләрнең билгеле стандартлары өчен әзерләргә була", - диде Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.
"Бу бюджет урыннарын арттырачак, уку эшчәнлегенең фән һәм җитештерү белән максималь интеграциясе хисабына белем бирүнең сыйфатын күтәрәчәк. Русия Фәннәр академиясе Президенты әйтүенчә, Башкортстан Русия өчен генә түгел, чит ил партнерларыбыз өчен дә фән һәм мәгариф доноры булачак", - дигән фикердә БашДУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Захаров.
Фото: башньюс