+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Июля 2022, 03:40

15 меңнән артык мәктәп укучысы эш тапкан

Башкортстанда яшьләрне эшкә урнаштыру төбәк программасы уңышлы эшли.

15 меңнән артык мәктәп укучысы эш тапкан15 меңнән артык мәктәп укучысы эш тапкан
15 меңнән артык мәктәп укучысы эш тапкан
Башкортстанда агымдагы ел башыннан яшьләрне эшкә урнаштыру төбәк программасы буенча 15,3 мең укучы вакытлыча эш тапкан. Бу хакта Башкортстан гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников сөйләде.

“Яшь гражданнар җәйге айларда, мәктәп каникуллары вакытында активрак эшкә урнаша. Эшне ешрак мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә табалар. Быел июнь аенда гына да төбәк предприятиеләрендә 7,6 мең үсмер эшкә урнаштырылган. Алар белән төбәктә билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмнән дә ким булмаган эш хакы белән сроклы хезмәт килешүләре төзелә. Алар шулай ук мәшгульлек үзәгеннән 2,5 мең сумга кадәр матди ярдәм ала. Узган ел җәйге айларда 10 меңнән артык мәктәп укучысы эшләп өлгергән, 2021 елда барлыгы 18 меңнән артык бала беренче хезмәт тәҗрибәсен алган", — дип билгеләп үтте Юрий Мельников.

Ул шулай ук үсмерләрнең эш “фронты” зур — җыештыру, территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерүдән алып, өлкәннәргә ярдәм күрсәтү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләрне карауга кадәр, дип өстәде.

 
 
Фото: adm-ussuriisk.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас