+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 июль 2022, 09:00

"Быел үзенчәлекле уку елы булачак"

Быел БДУга һәм УДАТУга укырга керү үзенчәлекле булачак.

"Быел үзенчәлекле уку елы булачак""Быел үзенчәлекле уку елы булачак"
"Быел үзенчәлекле уку елы булачак"


"Абитуриентлар әлеге университетларның һәркайсының кагыйдәләре һәм әзерлек юнәлешләре буенча һәр университетка аерым керә, әмма алар быел ук Уфа фән һәм технологияләр университетында укыячак. Шуңа күрә бу - уникаль мөмкинлек, чөнки бер зур, актив үсә торган университетка ике ишектән керергә мөмкин.
Дипломда болай дип язылачак: БДУ яки УДАТУга укырга керде, ә Уфаның фән һәм технологияләр университетын тәмамлады, шуңа күрә бу тагын бер көндәшлекле өстенлек" , - ди БашДУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Захаров.

«Хәзер бездә укытучылар составының 18 проценты фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Менә яңа университет амбицияләре бу санны 50 проценткака җиткерү. Шулай ук, ярдәм программалары югары баллы абитуриентларга гына түгел, ә эшкуарлык, фән, спорт һәм башка уку-укыту һәм укудан тыш эшчәнлекнең башка төрләре белән шөгыльләнүче студентларга да ярдәм итү линиясе буенча киңәйтеләчәк. Ягъни бу фонд һәм бу программалар киңәйтеләчәк. Студентлар өчен бу һичшиксез өстенлекле", - ди Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.

Фото: ballov5.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас