“Profstories” проекты Русия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Zасобой» һөнәри юнәлеш бирү буенча компетенцияләр федераль үзәге эшчәнлеге кысаларында 2021 елдан бирле тормышка ашырыла. Онлайн-платформада эш бирүчеләр һәм һөнәрләр турында мәгълүмат тупланган. Агрегатка бөтен илдән 700дән артык эш бирүче кушылган инде, шул исәптән Башкортстанның 116 компаниясе дә бар. Компанияләр тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә “Һөнәр сайлау өчен санлы ярдәмче”геймификацияләнгән сервис эшләнгән.
— “Һөнәр сайлау өчен санлы ярдәмче” сервисын куллану буенча акция сентябрь башында ук яңартылачак. Сервис шәхеснең һөнәри диагностикасын, туры килә торган компанияләр, кирәкле һөнәрләр һәм компетенцияләр турында мәгълүмат алуны, эш бирүчедән укуга максатчан юллама соратып алуны үз эченә ала. Моннан тыш, Санлы ярдәмче эш бирүчеләр һәм белем бирү оешмалары үткәрә торган һөнәри юнәлеш бирүче чараларның индивидуаль календарен формалаштыра. Сервис югары сыйныф укучылары һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары өчен билгеләнгән, — дип сөйли һөнәри белем бирү, һөнәри ориентация һәм эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Римма Нәҗметдинова.
“ProfStories” платформасында Санлы ярдәмче 15 меңнән артык мәктәп укучысына һәм студентларга үзләренең көчле якларын билгеләргә, хезмәт базарының киләчәгенә күз салырга, туры килә торган һөнәрләр һәм компанияләр турында күбрәк белергә ярдәм иткән дә инде. «Һөнәр сайлау өчен санлы ярдәмче " акциясендә катнашучылар сервисны 5 мөмкин булганның 4,4 баллына бәяләделәр. Алар сервисны куллану уңайлылыгын, һөнәри диагностика нәтиҗәләрен кызыклы интерпретацияләү, хезмәт базары трендлары турында файдалы видеороликлар һәм булачак эш бирүче белән диалогка керү мөмкинлеген билгеләп үтәләр. Бу чарага Башкортстан Республикасыннан 5 меңнән артык укучы теркәлгән дә инде.
Фото: pravitelstvorb.ru