+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 июль 2022, 17:10

Радий Хәбиров: "Башкортстан колледжларын комплекслы модернизацияләргә кирәк»

Оператив киңәшмәдә Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров: "Башкортстан колледжларын комплекслы модернизацияләргә кирәк»Радий Хәбиров: "Башкортстан колледжларын комплекслы модернизацияләргә кирәк»
Радий Хәбиров: "Башкортстан колледжларын комплекслы модернизацияләргә кирәк»
Бүген, 25 июльдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде, анда, аерым алганда, Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Быел республикада урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә 493,1 миллион сум бүлеп бирелгән. Колледжларны яңарту 6 меңнән артык студентны сыйфатлы укыту өчен заманча шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, быел Башкортстан Русия субъектлары арасында беренчеләрдән булып сайлап алу узды һәм «Машиналар төзү» тармагы буенча «Профессионалитет» федераль проектында катнашты. Бу Уфа машиналар төзү колледжы базасында кадрлар әзерләү буенча белем бирү-җитештерү үзәге булдыруга 100 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
- Безне «Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» хуплады. Бу предприятие, нәтиҗәдә, заказ буенча хезмәт кадрларын алачак, - диде Айбулат Хаҗин. - «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда республика территориясендә 6 колледжда 12 заманча остаханә булдыру планлаштырыла, шуларның 6сы булдырылган инде. Федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 79 остаханә булачак.
Моннан тыш, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы мирасы матди базаны ныгытырга һәм тагын 109 остаханә булдырырга мөмкинлек бирде.
Колледжларның матди-техник базасын модернизацияләү максатында республика бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибе эшләнгән, ул 5 колледжга республика бюджетыннан 30 миллион сум күләмендә субсидияләр рәвешендә грантлар бирүне күздә тота.
Башкортстан Башлыгы Указы белән производствога өйрәтү осталарын һәм талантлы укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен һәрберсенә 690 мең сум күләмендә ел саен бирелә торган 10 грант булдырылган.
– Шулай ук республикада дәүләт колледжлары укытучылары һәм талантлы укучыларына да ярдәм итәләр. 1 сентябрьдән студентлар стипендияләре санын һәм күләмен арттырачакбыз, - дип өстәде Айбулат Хаҗин. - Укытучылар һәм производствога өйрәтү осталары өчен һәр ел саен 690 мең сум күләмендә 10 грант булдырылды.
Моннан тыш, Башкортстанда урта махсус уку йортлары биналарына этаплап капиталь ремонт башланды. Алар арасында – Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәри, Урал арты агросәнәгать, Дуван күппрофильле колледжлары. Шулай ук төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы һөнәри уку йортлары да модернизацияләнә.
- Безнең колледжларны саклап калуыбыз бик мөһим. Нәкъ менә шунда без республика предприятиеләренә кирәкле эшче кадрлар әзерлибез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Колледжларны комплекслы рәвештә модернизацияләргә кирәк — яңа җиһазлар урнаштырудан алып тулай торакларда лаеклы яшәү шартлары булдыруга кадәр.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас