

Башкортстан Башлыгы указы нигезендә 2022 ел “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителде. Аны үткәрү буенча күп кенә чаралар планы расланган.
Агымдагы елда республика беренчеләрдән булып Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сайлап алу узды һәм «Машиналар төзү» тармагы буенча «Профессионалитет» федераль проектында катнашты. Шул сәбәпле белем бирү-җитештерү үзәге (кластер) булдыруга 100 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр җәлеп ителгән. Республика бюджетыннан 114 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
Проектны тормышка ашыруның төп принцибы — эш бирүче заказы буенча кадрлар әзерләү.
«Профессионалитет» федераль проектында грант алучы - Уфа машиналар төзү колледжы, терәк эш бирүче — «Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» .
«Машиналар төзү» тармагы буенча белем бирү-җитештерү үзәгендә машина төзү тармагы өчен кадрлар әзерләүче 5 колледж катнашачак.
1 сентябрьдән республикада «Машиналар төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге»мәгариф-җитештерү үзәге (кластер) эшләячәк.
Мәгариф министры белдерүенчә, «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда республика территориясендә 6 колледжда 12 заманча остаханә булдыру планлаштырыла, шуларның 6сы булдырылган инде. Федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 79 остаханә булачак.
Моннан тыш, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы мирасы матди базаны ныгытырга һәм тагын 109 остаханә булдырырга мөмкинлек бирде.
Колледжларның матди-техник базасын модернизацияләү максатында республика бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибе эшләнгән, ул 5 колледжга республика бюджетыннан 30,0 миллион сум күләмендә субсидияләр рәвешендә грантлар бирүне күздә тота.
Башкортстан Башлыгы Указы белән производствога өйрәтү осталарын һәм талантлы укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен һәрберсенә 690 мең сум күләмендә ел саен бирелә торган 10 грант булдырылган.
Республиканың урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә агымдагы елда 493,1 миллион сум акча бүленгән. “Мәгариф һәм фән министрлыгына караган дүрт колледж — 236,1 миллион сумга, шулай ук Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы колледжлары 57 миллион сум күләмендә модернизацияләнәчәк. Әлеге эшләрне финанслау агымдагы елның июлендә башланды, ремонт ноябрьгә тәмамланачак”, — дип билгеләде Айбулат Хаҗин.
Министр әйтүенчә, колледжларны яңарту 6 меңнән артык студентны сыйфатлы әзерләү өчен заманча шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.