+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 июль 2022, 16:00

Уфаның яңартылган 115нче гимназиясе декабрьдә ачылачак

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Уфаның яңартылган 115нче гимназиясе декабрьдә ачылачакУфаның яңартылган 115нче гимназиясе декабрьдә ачылачак
Уфаның яңартылган 115нче гимназиясе декабрьдә ачылачак
“Уфаның 115нче гимназиясенә быел — 55 ел һәм без аны яңартудан соң ел азагына, декабрьдә ачарга планлаштырабыз.
Билгеле булуынча, гимназияне вакытлыча ябарга туры килде. Масштаблы реконструкция былтыр декабрьдә башланды. Спорт залы һәм ашханә булган бер катлы блокларны сүттеләр. Алар урынына яңа уку корпусын – гамәлдәге өч катлы бинага янкорма төзиләр.

Тышкы инженерлык челтәрләре буенча эшләр төгәлләнгән инде, эчкеләрен монтажлыйлар. Параллель рәвештә түбә һәм фасадта эш бара, блокларны эчке бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү башланды. Объектта 140тан артык кеше эшли.

Реконструкциядән соң гимназиянең гомум мәйданы 4,1 дән 18 мең квадрат метрга кадәр артачак, ул 1225 укучыга исәпләнгән. Мәктәп янында яңа стадион, тантаналы чаралар өчен һәм уеннар өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Моннан тыш, гимназиядә заманча җиһазлар, электрон әдәбият фонды белән китапханә булачак.

Уфада хәл шундыйрак —Ленин районындагы Затон-Восточный бистәсендә 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Аны 2023 елда төгәлләргә планлаштырабыз. Моннан тыш, быел Уфада - Кузнецовский затон бистәсендә тагын бер мәктәп төзелешен башларга планлаштырабыз. Ул 2200 урынга исәпләнгән. Бу объектларның барысын да халык бик көтә. Эшләр дәвам итә”, — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас