+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2022, 08:25

Укытучыларны курортларга бушлай йөртмәкчеләр...

Аларга “педагогик юл йөрү билеты” кертергә тәкъдим итәләр.

Укытучыларны курортларга бушлай йөртмәкчеләр...
Укытучыларны курортларга бушлай йөртмәкчеләр...

Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов укытучылар өчен “педагогик юл йөрү билеты” кертергә тәкъдим итә. Аны мәктәп укытучылары бер мең сумга сатып алып, Русиянең көньягындагы курортларга сәяхәт итә алачак. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.


“Педагогик юл йөрү билеты” мәктәп укытучыларына Русия курортларына бер мең сумга билет сатып алу мөмкинлеге бирә. Калган юл чыгымнары дәүләттән субсидия рәвешендә бирелергә тиеш”, — дип белдерә Чернышов.


Әлеге чара санкцияләр вакытында Русиянең туристлык тармагына да файда китерәчәк, ил буенча укытучыларга да ярдәм булачак, ди парламентарий.

Фото: dorami.com.ua

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: