+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 июль 2022, 17:15

Булачак аграрийлар ялга җыелды

Башкортстанда “Колос” балалар лагеренда “Аграр смена” старт алды.

Булачак аграрийлар ялга җыелдыБулачак аграрийлар ялга җыелды
Булачак аграрийлар ялга җыелды
Стәрлетамак районының “Колос” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда республикада беренче “Аграр смена” башланды. Ул 24 июльдән 13 августка кадәр дәвам итәчәк, һәм мәктәп укучыларын авыл өчен кирәкле белгечлекләргә өйрәтүгә юнәлтеләчәк.
— Бу Башкортстанда беренче агросмена, — дип билгеләде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева. — Барысы да “Агросыйныфлар” проектыннан башланды. Башкорт аграр университеты һәм Стәрлетамак районы җитәкчеләре белән берлектә проектның алга таба үсеше турында фикер алыштылар, нәтиҗәдә “Колос” лагере территориясендә аграр смена булдырырга карар иттеләр. Агросменага һөнәри юнәлеш бирү планында зур өметләр баглыйбыз. 21 көн дәвамында булачак аграрийлар эре предприятиеләр белән танышачак, мастер-классларда катнашачак һәм яңа белем алачак. Киләчәктә һәр районда мондый мәйданчыклар булсын иде.
Шулай ук ул бүгенге көндә булачак аграрийлар өчен барлык кирәкле шартлар да булуын билгеләп үтте: аграр профильле уку йортларында бюджет урыннары, эшкә урнашу өчен вакантлы урыннар, яхшы хезмәт хакы.
Профильле сменада 51 бала катнаша, ике отряд булдырылган. Балаларның көн тәртибе турында "Колос” балалар лагере директоры урынбасары Руфина Исхакова таныштырды.
— Уникаль агросменада 7-10 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге балалар җыелган. Проектның төп максаты — балаларны һәм үсмерләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү. Смена дәвамында үсемлекчелек, терлекчелек, ландшафт дизайны, предприятиеләргә бару, үз проектларын көн саен яклау буенча мастер-класслар узачак.
Бу эштә безнең аграр университет һәм төбәк мәктәпләре укытучылары катнаша. Быел бу әле бердәнбер смена, әмма киләсе елда аларның саны артыр дип өметләнәбез. Шулай ук башка районнардан балаларны җәлеп итү планлаштырыла. Бездә мондый мөмкинлек бар, чөнки лагерь 130 кешегә исәпләнгән.
Билгеле булуынча, “Агросмена” “Агросыйныфлар” проекты кысаларында оештырылды. Бу проект республика агросәнәгать комплексында кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча системалы эшнең мөһим өлешенә әйләнергә тиеш. Ул Башкортстан Авыл хуҗалыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан, төбәкнең гомуми белем бирү оешмалары һәм аграр колледжлары белән берлектә тормышка ашырыла. Иң мөһиме, программага республиканың алдынгы аграр предприятиеләре кертелгән. Аларның җитештерү базалары белем бирү процессында актив кулланылачак.
“Агросмена”ны ачуда Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Евгений Волков, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Флүр Уразмәтов, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов катнаштыдар. Алар балаларга вакытны күңелле һәм актив үткәрүләрен, үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтүләрен, сәламәтлекләрен ныгытуларын һәм яхшы ял итүләрен теләде.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас