+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 июль 2022, 09:00

Балаларның яраткан мәйданчыгына әйләнсен!

Туймазы районында үзенчәлекле балалар өчен тактиль мәйданчык төзелә.

Балаларның яраткан мәйданчыгына әйләнсен!Балаларның яраткан мәйданчыгына әйләнсен!
Балаларның яраткан мәйданчыгына әйләнсен!
Әлеге мәйданчык Серафимовка балалар интернат-йорты территориясендә урнашты. Ул өч элементтан тора: тактиль юл, сенсор клумбалар һәм тактиль стеналар. Мондый мәйданчыкта булганда балалар тактиль терапия үтәчәк. Ул инде хәрәкәт һәм сенсор тайпылышлары булган кешеләрне дәвалауда коррекция-тернәкләндерү технологиясе буларак күптән кулланыла. Дәвалау төрле әйберләргә һәм формаларга яланаяк һәм куллар белән кагылу нәтиҗәсендә ирешелә.

"Әлеге учреждениегә акыл һәм физик яктан тайпылышлары булган инвалид балалар килә. Тактиль мәйданчык аларга моториканы үстерергә, психоэмоциональ яктан бушанырга, мускул йөкләнешен киметергә һәм әйләнә-тирә дөньяны танып-белергә ярдәм итәр дип ышанабыз”, - дип белдерде Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Ломая барьеры” үзәге директоры, тактиль мәйданчыкның төп оештыручысы Алинә Хәбирова.

Балалар мәйданчыгында диңгез чуерташлары, эре ташлар һәм гади бөкеләр белән капланган 35 метрлы тактиль юл булдырылган. Кышын "Вино и люди" телеграм-клубында катнашучылар тактиль стенаны булдыру өчен бик күп шәраб бөкеләре җыйды. Хәзерге вакытта тактиль стеналар һәм сенсор клумбалар монтажлана.

Билгеле булуынча, Серафимовка балалар интернат-йорты территориясендә тактиль мәйданчык булдыру идеясенә "Башинформсвязь" җәмгыяте, Дәүләт җыелышы-Корылтай ("Бердәм Русия" фракциясе), Уфадагы “ЗаБег.РФ” һәм Санкт-Петербургтагы “Ак төннәр” йөгерешләрендә катнашучылар кушылды.

Эшләрне 5 августка тәмамлау планлаштырыла.

Фото: Серафимовка балалар интернат-йорты сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас