

Башкортостанда БДИ-2022нең төп чоры тәмамланды. Төбәк мәгълүмат системасында БДИда катнашуга 17545 укучы теркәлгән, шул исәптән быелгы 16357 укучы. Имтихан республиканың барлык муниципалитетларында да үткәрелде. БДИ үткәрү өчен 156 имтихан тапшыру пункты, 20 меңгә якын оештыручы җәлеп ителде.
- Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында үткәрелә торган дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү буенча нәтиҗәле система барлыкка килде, - диде Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов. - Имтиханнар тыныч һәм имин узды.
Төп чор нәтиҗәләре буенча имтиханнарны 80 укучы 100 баллга тапшырган.
- Быел шулай ук Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча укучылары 100 балл җыйган гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына 50 мең сум күләмендә премия түләү дәвам итә, - дип билгеләп үтте Азат Бадранов.
Шулай ук быел, Башкортстан Республикасы Башлыгы указына ярашлы, имтиханнар нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм республика территориясендә урнашкан һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы вузларга укырга кергән студентларга 150 мең сум күләмендә премия түләү дәвам итәчәк.