

Башкортстанда төбәк өчен өстенлекле тармаклар — химия, тау чыгару, машина төзелеше буенча тагын 3 белем бирү-җитештерү үзәге (кластер) булдырылачак.
Республика 2023 елда белем бирү-җитештерү үзәкләрен (кластерларны) үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сайлап алу конкурсында җиңүче булды.
- “Профессионалитет” проектын 3 эре предприятие хуплады: “Башкортстан сода компаниясе”, “Механика”, “Урал тау-металлургия компаниясе”, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Грантлар бирүгә төп катнашучылар һәм сайлап алуда җиңүчеләр: Стәрлетамак химия-технология, Стәрлетамак политехника һәм Учалы тау сәнәгате колледжлары. Өч белем бирү-җитештерү кластерын булдыруга республикага 300 миллион сум федераль субсидияләр җәлеп ителәчәк.
Билгеле булуынча, быел республика беренчеләрдән булып Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сайлап алу узды һәм “Машиналар төзү” тармагы буенча “Профессионалитет” федераль проектында катнашты. “Профессионалитет” федераль проектында грант алучы — Уфа машиналар төзү колледжы, төп эш бирүче — “Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” .