+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 июль 2022, 09:00

Влад биредә беренче адымнарын ясады!

Стәрлетамакта тернәкләндерү курсыннан соң инвалид бала үзаллы йөри башлады.

Влад биредә беренче адымнарын ясады!Влад биредә беренче адымнарын ясады!
Влад биредә беренче адымнарын ясады!
Стәрлетамактан 3 яшьлек Влад Тарасов тумыштан генетик авыру — "Лежен синдромы" белән авырый. Узган елның мартыннан Влад даими рәвештә инвалид балалар өчен “Сделать ШАГ” физкультура-сәламәтләндерү үзәгенә адаптив физик культура белән шөгыльләнүгә йөри. Ул аягында басып тора һәм йөри алмаган, аны күтәреп йөрткәннәр, бала бары тик утырган һәм үрмәләгән. Соңгы ике атналык тернәкләндерү курсыннан соң ул үзәктә үзенең беренче адымнарын ясаган. Аның әнисе Эльвира үзәк белгечләре турында ихлас сөйли, рәхмәт белдерә.

Аның баласы бу соңгы ике атна эчендә бушлай шөгыльләнгән, чөнки үзәк быел Президент грантын откан һәм үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын федераль финанслау исәбенә түли алган.

Балаларны тернәкләндерү “Покоряя вершины” проекты кысаларында уздырыла, аның ярдәмендә Стәрлетамак шәһәре һәм районыннан сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 1,5-15 яшьлек 40 бала быел февральдән ноябрьгә кадәр комплекслы реабилитация буенча 1600 дәрес узачак. Атамасы да туры килә, балалар, чыннан да, уңышлары белән куандыра. Алар хезмәт һәм үз өстеңдә даими эшләү генә нәтиҗәләр бирүен үз-үзләренә һәм дөньяга тагын бер кабат исбатлау мөмкинлегенә ия.

“Без балалар һәм ата-аналар белән бергә һәр алга китешкә сөенәбез һәм алар өчен дәресләр үткәрергә, бигрәк тә түләүсез нигездә, теләсә нинди мөмкинлек өчен көрәшергә әзербез. "ДЦП" диагнозы куелган, терәк-хәрәкәт тайпылышлары булган балаларга даими реабилитация таләп ителә, аларга шәһәр һәм төбәк чикләреннән чыкмыйча гына дәресләргә йөрү Президент грантлары фонды ярдәме белән мөмкин булды. Бу - балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бәхет!" - ди проект җитәкчесе, үзәк директоры Виктория Жигалина.

Үзәккә республиканың төрле районнарыннан балалар килә ала.

 
 
Фото: “Сделать ШАГ” физкультура-сәламәтләндерү үзәге сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас