+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 Июля 2022, 15:35

Яшьләр форумында җиңүчеләр билгеле

28 июльдә Идел буе федераль округының «іВолга-2022» яшьләр форумы тәмамланды.

Яшьләр форумында җиңүчеләр билгелеЯшьләр форумында җиңүчеләр билгеле
Яшьләр форумында җиңүчеләр билгеле
28 июльдә Самара өлкәсендә бу җәйнең төп яшьләр вакыйгаларының берсе — Идел буе федераль округының унынчы юбилей яшьләр форумы «іВолга»тәмамланды. Форум Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров канаты астында, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Самара өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә уза.

Тантанада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Саратов өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Бусаргин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов, Русия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәдәният вәкилләре катнашты.

Быел форумда катнашу өчен рекордлы санда гаризалар бирелгән — безнең илнең 78 төбәгеннән 20,5 меңнән артык гариза, шулай ук ДНР һәм ЛНРдан да бар.
"iВолга" яшьләр форумы Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уза. Дәүләт башлыгы тарафыннан Русия халыкларының мәдәни мирас елы игълан ителде, шуңа да форумның төп темасы - «Русия халыклары бердәмлеге» булды.

Форум кысаларында ике грант конкурсы узды: Идел буе федераль округының гражданнар җәмгыяте фонды һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык. Беренчесе кысаларында катнашучылар өч юнәлеш буенча гаризалар бирде —бизнес-проектлар, дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектлар һәм «Этнокультура күптөрлелеге һәм халыклар бердәмлеге». Җиңүчеләр 500 мең сумга кадәр грант алачак. Бөтенрусия конкурсы кысаларында —15 юнәлеш. Бу конкурста җиңүчеләр үз башлангычлары өчен миллион ярымга кадәр акча оттылар.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас