+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 август 2022, 04:20

Акча эшләргә теләүче укучылар бармы?

Уфа шәһәренең “Лидер” балалар һәм үсмерләр клублары берләшмәсе җәйге эш белән тәэмин итү проектлары конкурсында 1нче урын яулады.

Акча эшләргә теләүче укучылар бармы?Акча эшләргә теләүче укучылар бармы?
Акча эшләргә теләүче укучылар бармы?

Җәйнең иң кызган чоры. Нәкъ бу вакытта эш табарга теләүчеләр шактый күбәя. Мәктәп укучылары кесә акчасы эшли ала һәм аларны файдалы сарыф итәргә өйрәнә.
Шунысы мөһим: җәйге каникуллар чорында вакытлыча эшкә урнашу күп кенә кызлар һәм малайлар өчен килә­чәктә һөнәр сайлауда да мөһим адым булып тора.

Уфа шәһәренең “Лидер” балалар һәм үсмерләр клублары берләшмәсенә килгән үсмерләрнең эшсез калганы юк. Алай гына да түгел, бу вакыт эчендә алар үзләре өчен күп мәгълүмат та туплап өлгерә.
Уфа шәһәренең “Лидер” берләшмәсе җәйге эш белән тәэмин итү проектлары конкурсында “Уңышка юл” проекты белән 1нче урын яулады. Әлеге проект кысаларында үсмерләрнең җәйге мәшгульлегенә 18 июльдә старт бирелгән иде. 14 яшьтән 18гә кадәр булган 30 үсмер биредә эш тапты, вакытын файдалы да, кызыклы да үткәрде.
Җәй айларында эшкә урнашкан кызлар һәм малайлар Хәрби дан музеенда, “Агыйдел” халык сәнгате эшләнмәләре предприятиесендә һәм Уфа ягулык-энергетика колледжында булып, үзләре өчен күп мәгълүмат, тәэссоратлар алган, яңа һөнәрләр белән танышкан. Үсмерләр “Агыйдел” музеенда булу бәхетенә дә ирешкән, анда алар башкорт костюмнарын тегү, келәм сугу цехларында булган һәм башка күптөрле халык эшләнмәләре белән танышкан.
Шулай ук укучылар өчен Уфа шәһәренең Калинин районы буенча Халык мәшгульлеге үзәге филиалы педагог-психологы “Һөнәрләр дөньясы” темасына һөнәри юнәлеш бирүче фәһемле чара оештырган. Белгеч үсмерләрне төрле һөнәрләр турында мәгълүматны мөстәкыйль куллану һәм әлеге тема буенча белемнәрне киңәйтү өчен “Киләчәк командасы”, “Яңа һөнәрләр атласы” интернет-порталлары, Уфа шәһәре халык мәшгульлеге үзәгенең рәсми сайты белән таныштырган.
Катнашучыларга нәтиҗәләрне интерпретацияләү белән һөнәри мәнфәгатьләр билгеләү буенча экспресс-тест үтү мөмкинлеге тәкъдим ителгән. Шулай ук, һөнәри эшчәнлекнең иң яхшы дип исәпләнгән төрен сайлау мәсьәләсе буенча киңәшләр бирелгән.
— Кызлар һәм малайлар “1нче Май” мәдәният һәм ял паркын, үсмерләр клублары һәм үзәкләре территорияләрен тәртипкә китерү, төзекләндерү белән шөгыльләнде. Моннан тыш, алар өчен музейларга, вузларга, колледжларга экскурсияләр оештырылды. Без укучыларга киләчәккә һөнәр сайларга булышабыз, — диде “Лидер” балалар һәм үсмерләр клублары берләшмәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Төхбәтуллина.
Җәйне файдалы итеп үткәрергә теләүчеләр өчен Уфада “Труд fest” яшьләр мәшгульлеге фестивале үткәрелә. Шуларның беренчесе “Кашкадан” паркында узды. Үсмерләр өчен мәшгульлек фестивальләре башкаланың һәр районында диярлек оештырыла. 27 июльдә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен файдалы чара “1нче Май” паркында узды. Кыскасы, каникуллар вакытында эшләргә теләгән мәктәп укучыларына эш табу өчен мөмкинлекләр шактый зур.
Башкортстанда агымдагы ел башыннан яшьләрне эшкә урнаштыру төбәк программасы буенча 15,3 мең укучы вакытлы эш тапкан. Бу хакта Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министрының беренче урынбасары Юрий Мельников сөйләде.
“Яшь гражданнар җәйге айларда, мәктәп каникуллары вакытында активрак эшкә урнаша. Эшне ешрак мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә табалар. Быел июнь аенда гына да төбәк предприятиеләрендә 7,6 мең үсмер эшкә урнаштырылган. Алар белән билгеләнгән минималь күләмнән дә ким булмаган хезмәт хакы түләү шарты белән вакытлыча хезмәт килешүләре төзелә. Алар, шулай ук, мәшгульлек үзәгеннән 2,5 мең сумга кадәр матди ярдәм ала. Узган елның җәйге айларында 10 меңнән артык мәктәп укучысы эшләп өлгерсә, ел дәвамында барлыгы 18 меңнән артык бала беренче хезмәт тәҗрибәсен алган”, — диде Юрий Мельников.
Ул, шулай ук, үсмерләрнең эш “фронты” зур, болар — җыештыру, территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерүдән алып, өлкәннәргә ярдәм күрсәтү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләрне карауга кадәр, дип тә өстәде.

 

 

Фото: Уфа шәһәренең "Лидер" клубы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас