+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 август , 09:00

Ана капиталы акчасыннан шәхси балалар бакчасы өчен түләргә була

Президент "ана капиталын" файдалану мөмкинлеген киңәйтү турындагы законга кул куйды.

Ана капиталы акчасыннан шәхси балалар бакчасы өчен түләргә була
Ана капиталы акчасыннан шәхси балалар бакчасы өчен түләргә була

Президент Владимир Путин шәхси эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренә түләү өчен ана капиталы акчасын файдалану хокукы турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, кабул ителгән үзгәрешләр шәхси оешмаларда мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Закон мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыруга юнәлтелгән. Ата-аналар ана капиталы акчаларын шәхси эшкуарлар ачкан балалар бакчаларына түләүгә, аларның белем бирү эшчәнлегенә лицензияләре булган очракта куллана алачак”, - дип билгеләп үтте Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин.

Бүген ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, ананың тупланма пенсиясенә, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) икенче балага айлык түләүгә тотынырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, быел, индексацияне исәпкә алып, ана капиталы суммасы тәшкил итте:
- беренче бала өчен — 524 527,9 сум;
- әгәр гаилә беренче бала өчен ана капиталын алган икән инде —168 616,2 сум;
- әгәр элек ана капиталына хокук тумаган булса —693 144,1 сум.

 

Фото: Наталья Селиверстова/РИА Новости

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в