+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 Августа 2022, 08:10

Көзләрдә – яз кебек куаныч

Мәчетле районының Олы Ака мәктәбендә капиталь ремонт бара.

Көзләрдә – яз кебек куанычКөзләрдә – яз кебек куаныч
Көзләрдә – яз кебек куаныч
Күптән түгел 330 еллыгын билгеләп үткән Олы Ака авылында балаларны укытуның ХIХ гасыр башында ук мәчетләрдә оештырылганлыгы расланган. Ә ХХ гасыр башында инде анда мәчет каршында 4 мәктәп, ике еллык урыс-татар мәктәбе һәм “Хафизия” хатын-кызлар мәдрәсәсе эшләгән. Совет чорында крестьян яшьләре мәктәбе тулы булмаган урта мәктәпкә әверелгән. 1940 елда урта мәктәп эшли башлаган. 1986 елда аның өч катлы яңа бинасы төзелгән. Мәктәп авылны тотып торучы, аның үсешен тәэмин итүче, эш бирүче урын да. Бүген мәктәптә “Мәгарифне үстерү” федераль дәүләт программасы буенча капиталь ремонт эшләре бара.

Директор Радис Әхмәтханов әйтүенчә, эшләр апрель уртасыннан башланган. Укучылар уку елын башка бинада һәм дистанцион төрдә укып тәмамлаган. 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бинаның тышкы ягы сайдинг белән йөзләнә, җылылык системасы, идәннәр, ишекләр алмаштырыла, ашханә, фойе үзгәртеп эшләнә, стеналар тигезләнә. Бинаның түбәсе күптән түгел капиталь ремонтланган, тәрәзәләр “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча алмаштырылган. Ремонт эшләре август ахырында төгәлләнер дип көтелә. Өстәмә бүленгән 7 миллион сумга якын акчага компьютерлар, интерактив панель такта, спорт кирәк-ярагы, ашханә, гардероб өчен һәм башка җиһазлар сатып алыначак.
Укытучылар коллективында 14 педагог хезмәт сала. Узган уку елын 124 укучы тәмамлаган. Шулай ук мәктәп белән бер түбә астында балалар бакчасы да урнашкан. Анда йөрүче 40ка якын баланы бакча мөдире һәм 4 тәрбияче хезмәт­ләндерә.
Олы Ака авылы бай тарихлы, мәктәпнең үткәне дә данлы. Укучылар шушы мәктәпне тәмамлаган геология-минералогия фәннәре докторы, профессор, Халыкара экология, кеше һәм табигать иминлеге фәннәре академиясе, Халыкара аграр белем бирү академиясе академигы Рәфил Абдрахманов, медицина фәннәре кандидатлары Алмаз Әхмәтсафин, Фәрит Ваисов, тарих фәннәре кандидаты Булат Дәү­ләтбаев һәм башка бик күпләр белән горурлана. Матур уңышларга ирешкән укучылар да бар. Альбина Нурыева – татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда үткән олимпиадаларда, Кече фәннәр академиясенең тикшеренү эшләре конкурсында Ирина Рәхимова – география буенча, Айдар Галиев информатика буенча җиңү яулаганнар. Лена Гайнанова җәмгыять белеме буенча Екатеринбургта үткән бәйгедә сынатмаган.
Мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәге эшли. Балалар төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнә, санлы лаборатория, робот-техника юнәлешендә эшли. Әмма тормышта һәрвакыт кирәк була торган, гап-гади хезмәт күнекмәләрен дә балалар мәктәптә ала. Нәкъ менә шуңа күрә дә биология укытучысы Рәзилә Сабирова җитәк­челегендә мәктәп бакчасында кишер, кәбестә, бәрәңге, башка яшелчә түтәлләре гөрләп утыра, теплицада кыяр өлгерә. Кышларын үзләре үстергән уңыштан мәктәп ашха­нәсендә әзерләнгән ризыклар иң тәмлесе була да инде.

Резеда НУРТДИНОВА.
Мәчетле районы.


Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас