+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 Августа 2022, 04:20

Ул бүген дә Укытучы булып кала!

Ада Мирсәетова 90 яшьтә дә актив иҗтимагый тормыш алып бара.

Ул бүген дә Укытучы булып кала!Ул бүген дә Укытучы булып кала!
Ул бүген дә Укытучы булып кала!

Ыспай-төз гәүдәле, күрер күзгә ягымлы-сөйкемле бу ханым Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Илһам” клубы утырышларының берсендә игътибарымны җәлеп итте. Байтак шигъри әсәрләрне яттан белүе таң калдырды. Гомерлек һөнәре тел-әдәбият укытучысы булу сәбәпчедер моңа, ихтимал. Әмма ләкин илһамланып-янып шигъри чыгыш ясаучы апаның 90 яшьтә булуын хәтердән чыгармыйк!



Балачак хәтерләрдә мәңге калачак

Ада Харис кызы Мирсәетова – егерменче гасыр башында ук нигез салынган педагоглар династиясе вәкиле. Әнисе Мәрьям яклап бабасы Арслангали Миңнегали улы Ардуванов ерак 1905 елда Бүздәк районының Килем авыл мәктәбендә укыта башлый. Гади мөгаллимнән мәктәп директоры вазыйфасына күтәрелә. Җәмгысы кырык ел гомерен яраткан эшенә багышлый Арслангали ага, 1947 елда дөнья куя. Кызлары, шул исәптән Мәрьяме дә, әтисе юлыннан китә. Өстәвенә, Мәрьям мөгаллим егеткә – Харис Рәхим улы Вәлиевка кияүгә чыга. Тәүдә ирле-хатынлы Вәлиевлар Бөре шәһәрендә яши. 1932 елның 5 июлендә гаиләдә кыз бала туа, Ада дип исем кушалар үзенә. Берничә елдан аваз салган улларын Роберт дип яздыралар. Чоры шундый, гадәти булмаган, заманча яңгырашлы исемнәрне кулайрак күрәләр. 1937 елда тату-дус гаилә Дәүләкәнгә күченә. “Иң бәхетле, гамьсез балачак еллары шунда узды, – дип хатирәләр йомгагын сүтә Ада ханым. – Әтием бик юмарт, тыныч-ипле кеше иде. Әни, киресенчә, катырак, җитдирәк холыклы. Кечкенәдән эштә чыныгып үстек. Бәйрәмнәр ифрат күңелле уза иде. 1940 елның 4 гыйнвар көне аеруча хәтердә. Өйдә чыршы бизәдек, дус-иш, күрше-күләнне чакырдык. Әти-әнием миңа ак бинтлардан костюм тегеп бирде. Шатлыгымның иге-чиге булмады, билгеле! Фотога да төштек. Һаман булса кадерле ядкарь итеп саклыйм...”
Шунысы да игътибарга лаек, Нина исемле ахирәтенең мәктәптә укып йөрүче апасы нәни кызчыкларны хәреф танырга өйрәтә. 1940 елда Ада, кем әйтмешли, “тулы әзерлек белән” беренче сыйныфка бара. Тик... Матур гына, үз көенә аккан яшәешкә дәһшәтле сугыш аяусыз киртә куя. “Сугыш башланган көнне яхшы хәтерлим, – дип көрсенә әңгәмәдәшем. – Ял көне, әни белән кибеткә барган идек. Әти сагайган-борчылган кыяфәттә алгы бүлмәдә каршылады, акрын гына әнигә дәште: “Ада керсен, син калып тор”. Билгеле инде, олылар сөйләшкәнне читтән генә тыңлап тордым. “Сугыш башланган...” Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте коточкыч хәбәр. Һавада гөрелдәп самолетлар оча (хәрби часть ерак түгел иде). Арытаба Гомель, Житомирдан эвакуацияләнгән халык килә башлады. Тормышлар кискен үзгәрде...”
1942 елның 1 маенда Харис Рәхим улы да фронтка алына. Ел дәвамында хат-хәбәре килми. Арслангали ага кыз-оныкларын үз янына, Килемгә чакырып ала: “Бергә-бергә җан асравы җиңелрәк булыр”, – ди ул.
Биредә инде Ада татар мәктәбенә укырга керә.
Тормыш үз эзенә төшкәндәй була. Өстәвенә, 1943 елда, ниһаять, әтиләреннән дә кош теледәй телеграмма килеп ирешә: “Исән-саумын, хат көтегез”.
Тиздән барысы да ачыклана. Харис ага Орлов, Курск дугасында барган каты алышлар мәлендә чолганышка эләккән икән. Берничә кеше, шул исәптән Вәлиев та, котылып, үзебезнекеләр ягына чыга алган. Нәтиҗәдә гаиләсе белән бәйләнешкә керү әмәле табылган. – “Минем исемгә хатларны аерым яза иде әтием, – дип хәтерли Ада апа. – “Җиңүебезгә ышанабыз, сугыш бетәчәк, тыныч гомер итәчәкбез әле”. Әти язганнар безгә дә яшәргә көч-өмет бирә иде. Кадерлебез 2нче Белоруссия фронты составында алышларда катнаша, “Балтыйк ягына юнәләбез”, диелгән иде бер хатында. Кенигсберг крепостен штурмлаучылар арасында да була ул. Безнең инде иңнәргә канатлар үскәндәй тоела – сугыш тәмамлануга бара бит! Әти белән очрашу бәхете көтә алда!”
Кызганыч, якты хыялларга гамәлгә ашарга насыйп булмый. Көннәрнең берендә яугирнең полкташ дустыннан хат килеп төшә. Ада өйдә ялгызы гына була. Кинәт сагаеп куя: адрес әтисенеке, ә менә язуы... аныкы түгел. “1945 елның 21 апрелендә Харисның гомерен фашист пулясы өзде”. Әлеге коточкыч юлларны укыган 13 яшьлек кыз баланың күз аллары караңгылана, яшькә төелә. Иңнәрне таштай басарлык, күтәрәлмәслек кайгы-хәсрәт ябырыла бу көнне...
9 майда гаилә башлыгының исән чагында язган ахыргы хаты килеп ирешә. 13 апрель көнендә теркәлгән була андагы өмет тулы юллар. Җиңү көнен Мәрьям апа балалары белән Уфада каршылый. Шатлыклы да, шул ук вакытта ачы күз яшьләре белән өретелгән дә бәйрәм...

Нинди горур һөнәр!

Сугыш тәмам. Ил акрынлап тернәкләнә, яралар бөтәшә килә. Совет хөкүмәте сугышта һәлак булганнарның сабыйлары хакында һәрдаим хәстәрлек күрергә омтыла. Адалар пионер лагеренда, санаторийда ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Ә 1947 елда әниләре Кандра (хәзерге Туймазы) районының Балтай авылына күчәргә ниятли. Авыл җирендә үлән булса да ачлыктан коткарыр, дигән өмет бар ич...
Мәрьям ханым Балалар йортына эшкә урнаша. Ада мәктәптә укуын дәвам итә. Әйткәндәй, укытучы һөнәренә кызыксыну хисе дә нәкъ шул чорда уяна кызда. Математика укытучысы Леонид (Лотфулла) Сәйфи улы Фазлетдиновка гомер бакый рәхмәтле әңгәмәдәшем.
1950 елда, ниһаять, сылуның теләге кабул була – Башкорт педагогия институтының филология факультетына, урыс бүлегенә укырга керә. Өченче сыйныфта исә гомерлек ярын очрату бәхете дә елмая үзенә. Дус кызының туган тиешлесе Вәкил Мирсәетов булып чыга ул. Авыл хуҗалыгы институтында агрономлыкка укучы егет дилбегәне тиз тота! Яңа, 1954 елда яшьләр чәчләрен-чәчкә бәйли. Шул ук елны укуларын тәмамлап, егетнең туган ягы Ярмәкәйгә эшкә дә юлланалар. Вәкил МТСта баш агроном, Ада мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында эш башлый. Бер-бер артлы сабыйлары Рифкать һәм Светлана дөньяга аваз сала. 19 ел гомер кичерә Мирсәетовлар Ярмәкәйдә. Вәкил Гайнелгыйлем улы төрле югары вазыйфалар били. Хәләле дә, үз һөнәренең остасы буларак, ихтирам казана, фидакарь хезмәте белән укучылар, ата-аналар рәхмәтен яулый.
1973 елда язмыш җилләре гаиләне Бүздәк районының Каран авылына алып килә. Монда да сынатмый ирле-хатынлы Мирсәетовлар. Вәкил ага авыл һөнәрчелек училищесы директоры итеп тәгаенләнә. Ада ханым татар мәктәбендә үз фәненнән дәресләр бирә.

Китапханә – рухи көч һәм гыйлем чыганагы

Хәлбуки, яшәеш гелән шатлык-куанычлардан гына тормый. 2000 елны гаиләгә кайгы ишек шакый. Вәкил Гайнелгыйлем улы бакыйлыкка күчә... Якыннары газизләренең гозерен үти. Туган төбәге Ярмәкәйдә җирлиләр ир асылын. Гомерлек насыйбын, тормыш юлдашын, ныклы терәген җуйган Ада Харис кызы юанычын балаларында таба. Улы-кызы Октябрьский шәһәрендә яши. Рифкать – икътисадчы, Светлана, әнисе кебек үк, филолог һөнәрен сайлаган. Килен-кияүдән дә уңган Ада. Кызганычка каршы, улыдай якын күргән Нәзир кияве вакытсыз мәрхүм булган.
Бүгенге көндә Ада ханым Светлана белән бергә яши. Күпсанлы онык-оныкчыкларына сөенеп-сокланып туялмый. Әйткәндәй, дәү әниләре тәкъдимендә оныкларга ифрат үзенчәлекле исемнәр кушылган. “Әдәби геройлар исемен йөртә балакайларым, – дип канәгать елмая апабыз. – Азамат, Земфира, Булат, Марат, Руслан...” Оныкчыклары Артур, Настя, Егор исә кечкенәдән әбиләре сыман шигърияткә мөкиббәннәр. Яттан чатнатып шигырь сөйләргә маһирлар. Кем белә, ихтимал, Ада ханымга лаеклы алмаш үсеп киләдер. Шул исәптән, күптән түгел генә пәйда булган янә бер нәсел дәвамчысы – Руслан атлы бәләкәч тә...
Аңлашыла ки, шәһәрдәге яңа мохиткә алай тиз генә ияләшеп китәлмәгән ветеран укытучы. Үтә аралашучан, кызыксынучан кеше буларак, тәүдә шактый читенгә туры килгән аңа. Таныш-белешләр, ахирәтләр юк, кайда чын теләктәш-фикердәшләр очратырга соң? “Чыгарып куйган юлына”, дигәндәй, бик теләсәң, әмәле табыла икән ул. “Музейга еш бара торган булдым, – ди Ада Харис кызы. – Күргәзмәләр белән танышам, тәэссорат-фикерләремне теркәп калдырам. Шулай берзаман музей хезмәткәре белән сөйләшеп киттек. Рәхмәт төшкере, китапханәләргә барырга киңәш бирде яңа танышым. 2008 елның 8 апреле хәтергә уелып калган. Шәһәр китапханәләре белән танышу тарихым башланды ул көнне. Дөресен әйтим, Китап йорты мине чын-чынлап ялгызлыктан коткарды! “Отрада” (беренче санлы китапханә), “Илһам” (Үзәк китапханә) шигърият-әдәбият сөючеләр клублары өр-яңа офыклар ачты үземә. Рәхәтләнеп, кинәнеп аралашу мөмкинлеген бирде. Кабат яраткан әдипләр, язучы-шагыйрьләр дөньясына “чумдым”! Нихәтле дуслар, рухи теләктәшләр таптым.
Сүз уңаеннан. Урыс шагыйрьләреннән күңелемә иң якыны Александр Сергеевич Пушкин. Татарлардан, әлбәттә, Габдулла Тукай. Бу хакта байтак дус-иш, таныш-белешләр күптән хәбәрдар, бөек шәхесләрнең туган көннәре уңаеннан котлыйлар да әле үземне!”
Милләт язмышы ифрат борчый тәҗрибәле укытучыны. Мәдәниятле кеше ике телне дә бердәй яхшы белергә тиешле, дип исәпли ул. Аеруча гаиләдә бу мәсьәләгә җитди игътибар юнәлтү мотлак. Үз балалары, оныклары, күпсан-лы укучылары тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән фикер, билгеле. Төрле тамашаларга, концертларга йөрергә, ихластан күңел ачарга, тыпырдатып биергә дә әвәс мәкалә героебыз. “Олыгайдым инде”, дип уфтанып утырмый, һәрдаим хәрәкәттә булырга, сәламәт тормыш рәвешеннән тайпылмаска омтыла тынгысыз җан иясе.

“Яшәргә дә әле, яшәргә”

Юл йөрергә дә ярата. Бу хакта сүз чыккач бер сәяхәткә бәйле истәлекләрен яңартып алды. “Энем Роберт табиблыкка укыган иде, 1964 елда гаиләсе белән Калининградта төпләнде. 59 кеше арасында әтиебез исеме дә теркәлгән обелискны эзләп тапкан ул. 1968 елда туганнар каберлегендә җирләнде ил азатлыгы өчен башларын салган яугирләр. 1972 елда булдык тәү тапкыр Калининградта. Ул чактагы хисләрне аңлатып бирерлек түгел. Әниебез Роберт гаиләсендә яши иде. Үләренә бер ел кала миңа хат салды: “Кызым, үзебезнең кара җирдә ятасым килә”, дип. Гозерен үтәдек. 1994 елда Каранда җирләдек әнкәбезне... Шөкер, туган якларга кайтып йөрибез. Балаларыма рәхмәт, кайда сорыйм, шунда алып баралар, үтенечне кире какмыйлар. Канәгатьмен. Бергә-бергә яшисе иде әле калган гомердә. Кулдан килгәнчә ярдәмләшеп, үз аягымда, зиһенемдә, дигәндәй...”
Озайлы сөйләшүебез дәвамында шул да мәгълүм булды, ветеран педагог нәсел шәҗәрәсен төзү белән мәшгуль. Вәкил ага язмаларын җыйнап, тормыш иптәше башлаган эшне арытаба дәвам итә, тулыландыра килә. “Яңарак кына төш күрдем. Вәкилем белән чанада утырабыз, имеш. Җәйге киемдәбез. Вәкил шундый матур, канәгать елмая. Бигрәкләр дә ипле, ягымлы, шәфкатьле кеше иде мәрхүмем. Шунысы мәзәк, ат-мазар юк. Яшисем бар икән әле, дип уйлап куйдым уянгач...” Амин, юраганыгыз хуш килсен, Ада Харисовна. Үзегез әйтмешли, “патшаларныкыдай рәхәт-мул тормышлар” кичерергә язсын киләчәктә дә.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас