

Башкортстанда мәктәп формасына һәм канцелярия товарларына бәяләрне җитди тикшерергә булдылар. Яңа уку елы алдыннан бәяләрнең кискен артуына күпсанлы шикаятьләр буенча Прокуратура тикшерүләр уздырачак.
Чаралар кысаларында бәяләр өлкәсендә закон бозуларны булдырмау планлаштырыла. Әмма бу товарларга нинди бәяләр булырга тиеш - аңлашылмый. Русиядә базар икътисады һәм эшкуарлар, әгәр дә монополия булмаса, товарларны теләсә нинди бәядән сатарга хокуклы.
Бәяләр шактый арткан очракта, халык мондый фактлар турында Прокуратурага хәбәр итә ала. Шикаятьләрне карау нәтиҗәләре буенча махсус чаралар күреләчәк.
Фото: fb.ru