+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 август 2022, 09:00

"Классная тема"да Башкортстаннан ике укытучы катнаша

2022 ел ахырында «Россия 1» телеканалы эфирында Русиянең иң талантлы һәм гадәти булмаган укытучылары «Классная тема» тамашасында катнашачак.

Конкурс нигезендә җиде педагог сайлап алыначак, алар туры эфирда үз фәннәре - математика, химия, биология, география, тарих, физика, урыс теле һәм әдәбияты буенча дәресләр уздырачак. Укучылар арасында популяр шәхесләр булачак. Башкортстаннан ике педагог – Октябрьский шәһәренең 22нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Айгөл Хаҗиева һәм Мәләвез шәһәренең 8нче мәктәбенең география укытучысы Наталья Кунакбаева конкурста катнашачак.

Алар вакытында гариза бирделәр, үз фәннәреннән тест уздылар, видеовизиткалар яздылар.

- Җәмгыятьнең прогрессив үсешендә педагогның роле зур, - дип билгеләп үтә Айгөл Хаҗиева. - Ул яшьләрне тәрбияли, буын формалаштыра. Әйе, җәмгыятьнең укытучыга карата таләпләре даими үсә. Укытучының җәмгыять үсешенә керткән өлеше дә арта. Минемчә, нәкъ менә шуңа күрә җәмгыятьтә укытучы статусын күтәрү мөһим һәм телевидениедә һәм радиода мәгърифәтчелек программаларын, журналларда һәм гәзитләрдә публикацияләр санын арттырырга кирәк.

Наталья Кунакбаева фикеренчә, укытучыларның «Классная тема» шоу форматындагы конкурсларда катнашуы новатор педагогларга да, җәмгыятькә дә кызыклы һәм файдалы.

– Укытучы һөнәрен төрле яклап популярлаштырырга, җәмгыятьтә педагог статусын мәгърифәт телетапшырулары аша күтәрергә кирәк, - ди укытучы.

"Классная тема"да Башкортстаннан ике укытучы катнаша
"Классная тема"да Башкортстаннан ике укытучы катнаша
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас