+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 август 2022, 15:52

"Чыгарылыш сыйныф укучылары - безнең геройлар"

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф буенча республика август киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясавы турында язган идек.

"Чыгарылыш сыйныф укучылары - безнең геройлар""Чыгарылыш сыйныф укучылары - безнең геройлар"
"Чыгарылыш сыйныф укучылары - безнең геройлар"

Төбәк җитәкчесе укытучылар бергәлеге вәкилләрен якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады һәм республика мәгариф системасын үстерүнең төп бурычларын билгеләде.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, күп кенә яшь егетләр бүген махсус хәрби операция бурычларын үтиләр.

- Шулай килеп чыкты, кичәге мәктәп укучылары бу көннәрдә Ватаныбызны яклыйлар. Ике егетебез - Уфа һәм Әбҗәлил мәктәпләрен тәмамлаган Максим Серафимов һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә Тамерлан Илһамовка үлгәннән соң "Русия Герое" исеме бирелде, - диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты Русиянең мәктәп белеме сыйфаты буенча дөнья илләренең беренче унлыгына керә.

- Бу эштә балалар өчен уңайлы атмосфера тудыручы укытучы төп рольне уйный, - диде министр. - Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан "Педагог һәм остаз елы" дип игълан ителгән киләсе 2023 ел алдыннан без алга таба да педагогик һөнәрнең абруен ныгыту өстендә эшләячәкбез.

Русия Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова мәгариф өлкәсен үстерүгә юнәлтелгән мөһим законнар чыгару башлангычлары турында сөйләде.

- Без Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Республика киләсе елга әлеге проектта катнашуга заявка әзерләде. Без аны федераль дәрәҗәдә уңышлы яклау өчен бөтен көчебезне куячакбыз, - дип билгеләде сенатор.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин укучыларны патриотик тәрбияләү эше турында сөйләде. Ул, шулай ук, республикада Шәйморатов сыйныфлары стандартын кабул итүләрен билгеләп үтте.

Пленар утырыш ахырында Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназия-интернаты һәм Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов (ЛНР) исемендәге 22нче Петровское мәктәбе арасында килешү имзаланды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас