+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 август 2022, 10:45

Нефть һәм газ эзләүдә яңа технология барлыкка килде

Уникаль технологиянең төп өстенлекләре - экономиялелек һәм техника авыр уза торган урыннарны бәяләү мөмкинлеге.

Нефть һәм газ эзләүдә яңа технология барлыкка килдеНефть һәм газ эзләүдә яңа технология барлыкка килде
Нефть һәм газ эзләүдә яңа технология барлыкка килде

Евразия НОЦ дөньякүләм дәрәҗәдәге югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары коллективлары: Уфа дәүләт нефть техник университеты (УДНТУ) Башкорт дәүләт университеты (БашДУ) тарафыннан Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни-методик җитәкчелегендә геохимик төшерүнең комплекслы технологиясе булдырылды, аның ярдәмендә яңа нефть һәм газ ятмаларын табарга мөмкин. Башкортстан галимнәре проекты инде танылу алды, РФФИ, СТАРТ-1, УМНИК грантлары белән хупланды һәм Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының "Приоритет 2030" программасы буенча тормышка ашырыла.

Уникаль технологиянең төп өстенлекләре - экономиялелек (эзләнү бораулауларына чыгымнар юк) һәм техника авыр уза торган урыннарны бәяләү мөмкинлеге.

«Без, комплекслы технология буларак, пассив адсорбция ысулын тәкъдим иттек: оригиналь модуль-сорберлар әзерләүдән, видеотөшерү, хромато-масс-тикшеренүләр уздырудан, математик эшкәртүдән башлап, картада алынган ареаллар буенча нефть һәм газ яткылыкларын бәяләүгә кадәр», - дип сөйләде проект җитәкчесе, УДНТУның «Физик һәм органик химия» кафедрасы мөдире Альбина Бадыйкова.

Галимнәр эксперименталь модуль-сорберларны билгеле бер рәвештә 10-14 көнгә урнаштыра. Арытаба ул трубкалар кирәкле углеводородларны идентификацияләү өчен хромато-масс-спектрометрда тикшерелә. Алынган нәтиҗәләрне математик статистика программалары ярдәмендә эшкәртәләр. Шулай итеп, картада нефть һәм газ яткылыкларының мөмкин булган участоклары барлыкка килә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас