

Дәүләкән районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган үсмер һәлак булган. Бу хакта республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә.
Авария бүген иртәнге 6:00 сәгатьтә Поляковка - Черниговка юлының икенче чакрымында була. "Hyundai Accent" руле артында 15 яшьлек үсмер булган. Машина юл читенә төшеп китеп әйләнгән. Алынган җәрәхәтләрдән машина йөртүче егет шул урында һәлак булган.
Автомобиль хуҗасы сүзләренә караганда, туганы машина ачкычын аннан рөхсәтсез алып чыгып киткән.
Хәзер урында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли. Әлеге фаҗиганең сәбәпләре, хәл-шартлары ачыклана.
Фото: ufacitynews.ru