+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 август 2022, 03:50

Балалар лагерьларында тычкан бизгәге таралган

Салаватның балалар лагеренда ике үсмер тычкан бизгәге йоктырган иде. Инде Стәрлетамакта да шундый ук очрак теркәлгән.

Балалар лагерьларында тычкан бизгәге таралганБалалар лагерьларында тычкан бизгәге таралган
Балалар лагерьларында тычкан бизгәге таралган
Салаватта балалар лагерьдан кайтканнан соң дүрт көн үткәч дәваханәгә эләккән. "Роспотребнадзор" лагерь территориясендә бик күп кимерүчеләр йөрүен ачыклаган. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Стәрлетамак районында исә «Салют» балалар лагеренда 16 яшьлек бала бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктырган. Санитар нормаларны бозган өчен суд приставлары учреждениенең эшчәнлеген 15 тәүлеккә туктатты. Бу хакта 17 августта Федераль суд приставлары хезмәтенең төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

- Лагерь территориясендә кимерүчеләрнең яшәү өчен рөхсәт ителгән нормадан артыграк булуы ачыкланды, - диделәр ведомствода. – Суд «Салют» ял һәм сәламәтләндерү лагерен Административ хокук бозулар кодексының 6.4 мәддәсе буенча (торак биналарны һәм җәмәгать урыннарын эксплуатацияләүдә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу) административ хокук бозуда гаепле дип таныды һәм аның эшчәнлеген 15 тәүлеккә туктатып тору рәвешендә җәза билгеләде.

фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас