+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 август 2022, 11:00

Иң зур конкурс кайсы вузда?

Башкортстан Республикасы югары белем бирү системасында 9 дәүләт югары уку йорты, Русия дәүләт югары уку йортларының 6 филиалы, дәүләтнеке булмаган 2 вуз һәм дәүләтнеке булмаган 2 вуз филиалы эшли.

Иң зур конкурс кайсы вузда?Иң зур конкурс кайсы вузда?
Иң зур конкурс кайсы вузда?
2022/23 уку елына Башкортстанның югары уку йортларында 14 374 бюджет урыны билгеләнгән.

- Быел абитуриентлар документларны берничә ысул белән тапшырды: «Вузга керү онлайн» электрон форма аша, электрон почта аша, вуз сайтында шәхси кабинет аша, шулай ук кабул итү комиссиясе әгъзалары белән турыдан-туры аралашканда, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов.

Бюджет урыннарының иң күп саны булган әзерлек юнәлешләре бишлегендә: мәгариф һәм педагогика фәннәре (2 356 урын), клиник медицина (1 784 урын), гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия (955 урын), машиналар төзелеше (895 урын), информатика һәм исәпләү техникасы (849 урын).

Быел 20 августка барлыгы 148 356 гариза бирелгән.

2021 елның кабул итү кампаниясе белән чагыштырганда, быел бирелгән гаризаларның саны - 1,8% ка (145 688 гариза), 2020 ел белән чагыштырганда, 18,2% ка (121 404 гариза) күбрәк. Иң зур конкурс УДАТУда – бер урынга 18 кеше, УДНТУда һәм БДПУда -13 кеше.

Бирелгән гаризалар саны буенча төбәкнең абитуриентлары арасында аеруча популяр юнәлешләр: дәвалау эше; педиатрия; нефть-газ эше; гамәли математика һәм информатика; педагогик белем; лингвистика; информатика һәм исәпләү техникасы; ландшафт архитектурасы; юриспруденция; хореография сәнгате.

20 августка кабул ителгәннәр саны 12 071 кеше тәшкил итә, шулардан 1256 кеше – укуга квота буенча кергән, 927 кеше – чит ил гражданнары. Бюджет урыннарына кабул ителгән абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы - 64тән 75 баллга кадәр.

Хәзерге вакытта вузларга кабул итү дәвам итә. Кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында мәгълүмат 1 ноябрьгә кадәр билгеле булачак.

Фото: korrespondent.net


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас