+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Августа 2022, 04:35

Блогер укытучылар берләште

Русиянең Мәгариф министрлыгы ведомство Иҗтимагый советы каршындагы Блогер-укытучылар советы составын раслады.

Аңа 26 блогер укытучы кергән. Барлык катнашучылар да - практик педагоглар, социаль челтәрләрдә актив рәвештә эш алып баручы һәм аларда киң аудиториягә ия булучы кешеләр.

Эксперт комиссиясе илнең 59 төбәгеннән барлыгы 270 заявка алды. Яңа берләшмәнең максаты - министрлыкның эксперт педагогик берлеге белән хезмәттәшлеген көчәйтү.

Совет эшчәнлеге социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендәге карарлар турында мәгълүмат тарату аша бердәм белем бирү киңлеген тәэмин итүгә ярдәм итәчәк. Совет әгъзалары мәгарифнең иң мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашачак, инициативалар белән чыгыш ясаячак һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар тәкъдим итәчәк.

Сайлап алуны уңышлы узган кандидатларның тулы исемлеген сайтта эзләгез: https://edu.gov.ru/blogsovet/

Карточкалар: https://disk.yandex.ru/d/Vtkfg86iLD6tXA

Блогер укытучылар берләште
Блогер укытучылар берләште
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас