

"Яңа уку елы башлану алдыннан республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан белем бирү учреждениеләренә юл хезмәтләре әзерлегенә мониторинг үткәрелде, ә атап әйткәндә, транспорт агымнары һәм төрле юнәлештәге җәяүлеләр агымы тоташкан урыннар тикшерелде.
Җәяүлеләр кичүенә төп таләпләр - 1.23 "Сак булыгыз - балалар" һәм 5.19 "Җәяүле кичү" юл билгеләре булу. Нәкъ менә шушы элементларны тикшерү беренче чиратта башкарыла. Башкортстанда гомум файдаланудагы автомобиль юллары янында уздырылган мониторингка ярашлы, 2659 мәктәп һәм балалар бакчасы бар, шулардан бүгенге көнгә 189 мәктәп һәм балалар бакчасы янындагы төбәк юлларында җәяүлеләр кичүләрдә “Җәяүле кичү” һәм балалар өчен юл билгеләре тулы күләмдә куелган.
Төбәк һәм муниципальара юллар янәшәсендәге 189 мәктәп һәм балалар бакчасының 154е асфальт-бетон өслекле юллар янәшәсендә урнашкан, аларда җәяүлеләр өчен кичү урыннарын урнаштырырга кирәк.
Юл билгеләре 142 мәктәп һәм балалар бакчасы янындагы җәяүлеләр кичүендә (яки 92 процент) ясалган. Калган 67 җәяүле кичүдә разметка 29 августка кадәр ясалачак", - диде бүген оператив киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Александр Булушев.
Фото: school230.ru