+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Августа 2022, 09:05

Тиздән мәктәпкә!

Яңа уку елына әзерлек турында сораулар күп. Аларның күбесенә Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгеннән туры эфирда мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин җавап бирде. ЦУРның социаль челтәрдәге посты шул хакта.

Тиздән мәктәпкә!Тиздән мәктәпкә!
Тиздән мәктәпкә!

1 сентябрьдән безнең төбәк яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартына күчә. Ул 1-5нче сыйныф укучыларына кагыла. Башкортстан - "Русия Мәгариф министрлыгы мәктәбе" федераль проектына кергән өч пилот төбәкләрнең берсе. Төгәлрәк республиканың Мәгариф министрлыгы сайтында —https://education.bashkortostan.ru/activity/36437/.

Кешеләр социаль челтәрләрдә мәктәп формасына чыгымнарны компенсацияләү турында сорыйлар.
Быел компенсация суммасы 4489 сум тәшкил итә. Бу темага ЦУРдан файдалы сылтамалар:
https://vk.com/wall-201146046_42972
https://vk.com/wall-201146046_44652

Күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балаларга шулай ук мәктәп портфеле өчен компенсация каралган. Ул 3154 сум тәшкил итә.

Республикада «Баланы мәктәпкә җый» акциясе дәвам итә. “Бердәм Русия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдәге, шулай ук Донбасстан күченеп килергә мәҗбүр булган балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә.
Балаларга нәрсәләр кирәк:
Балалар иҗаты өчен канцтоварлар һәм җыелмалар;
Рюкзак;
Яңа спорт формалары;
Яңа мәктәп һәм спорт аяк киеме;
Планшетлар, компьютерлар;
Югарыда күрсәтелгән товарларга сертификатлар.

Балаларга кирәкле товарларны җыю түбәндәге адреслар буенча уза:
- Уфада Достоевский урамы, 73нче йорт, белешмәләр өчен тел: 7(347) 226-78-28;
- Республика районнарында һәм шәһәрләрендәге “Бердәм Русия” бүлекчәләрендә. Кайнар элемтә телефоны: 8-800-201-89-03, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Фото: wuor.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас