

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, мәктәп яшендәге балалар өчен социаль турлар оештыру аларның тарихи-мәдәни, мәгариф һәм патриотик үсешенә ярдәм итә.
- Башкортстанда 2011 елдан социаль туризм өлкәсендәге проектлар тормышка ашырыла. Без илдә беренче булып төбәк туроператорларын субсидияләү юлы белән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар һәм пенсионерлар өчен социаль турлар программасын эшләдек. Хәзер без туристик хезмәтләр күрсәтү өлкәсен киңәйтәбез, урта сыйныф укучыларына уңышлы тәҗрибә таратабыз. Башкортстанда 250 меңнән артык шундый мәктәп укучысы бар. Шул ук вакытта республикада “Ростуризм” билгеләгән проектта катнашучылар саны 11 меңнән артык кеше, - диде Андрей Назаров.
Хөкүмәт Рәисе билгеләп үткәнчә, "Ростуризм" «Туристлык продуктларының һәркем файдалана алырлык булуын арттыру» федераль проекты кысаларында мәктәп яшендәге балалар өчен туризмны популярлаштыру буенча кайбер башлангычларны гамәлгә ашыра.
- Башкортстан Русиянең 18 төбәге арасында мәктәп туризмы проектын сынау буенча Федераль агентлык тарафыннан сайланган иде. Әлеге хезмәтләрне күрсәтүгә быел 77,7 миллион сум каралган, шуларның 55,5 миллион сумы - федераль бюджеттан, 22,2 миллион сумы - республика бюджетыннан, - диде Андрей Назаров.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57028