

Премьер-министр шулай ук конференциянең пленар утырышында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан Башлыгы республика август киңәшмәсендә киләчәк уку елына төп бурычларны билгеләде. Патриотик тәрбия оештыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Яңа уку елыннан Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә масштаблы проект башлап җибәрәчәк, дип билгеләп үтелде. Бу - "Мөһим турында сөйләшү" атналык дәрестән тыш чара циклы.
- Радий Фәрит улы инициативасы белән быел патриотик тәрбияне иң яхшы оештыруга республика бәйгесе булдырылды. Беренче унлыкка кергән иң лаеклы мәктәпләр миллион сум алачак, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Башкортстанда тәрбия эшенең яхшы традицияләре төзелә. “Патриот” паркы, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм яшьләргә хәрби әзерлек үзәге ачылды.
- Республикада мәгариф системасы - иң финансланучы тармакларның берсе. Быел гына да аның үсешенә һәм эшләвенә бюджетта 94 миллиард сумга якын акча салынган. "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда катнашу нәтиҗәсендә узган өч елда төбәкнең 382 мәктәбе матди-техник базаны яңарта алды. Шулай ук санлы белем бирү мохитенең максатлы моделен кертү өчен без 369 белем бирү оешмасын кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттек, - диде Премьер-министр.
Фото: pravitelstvorb.ru