+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 август 2022, 10:22

Башкортстанда мәгариф системасы - күп финанслана торган тармакларның берсе

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә мәгариф системасына багышланган пост бастырган.

Башкортстанда мәгариф системасы - күп финанслана торган тармакларның берсеБашкортстанда мәгариф системасы - күп финанслана торган тармакларның берсе
Башкортстанда мәгариф системасы - күп финанслана торган тармакларның берсе

"Август конференциясендә Сибай педагоглары белән патриотик тәрбия турында сөйләштек. Бу бүген аеруча актуаль.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елыннан мәктәпләрдә атна саен үткәрелә торган «Мөһим турында сөйләшү» дәрестән тыш әңгәмәләр циклын башлап җибәрә. Башкортстан инициативаны хуплый, укучылар белән ачыктан-ачык аралашырга, алар белән җитди темаларга сөйләшергә кирәк дип саныйбыз. Директорның тәрбия буенча киңәшчесе вазыйфасын кертәбез. Бу - якынча 2 мең кандидат. Республика Башлыгы бу эшкә махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Башкортстанда мәгариф системасы - күп финанслана торган тармакларның берсе. Быел гына да аның үсешенә 94 миллиард сумга якын акча салынган.

Без актив рәвештә федераль акчаларны җәлеп итәбез. 2019 елдан бирле «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда катнашабыз. Шуның аркасында узган 3 елда төбәкнең 382 мәктәбе матди-техник базаны яңартты...", дип язган ул.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас