+20 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәгариф
26 Августа 2022, 10:33
Башкортстанда сентябрьдә "Студентлар айлыгы" узачак
25 августта «Яшьлек House» яшьләр киңлегендә узган матбугат конференциясендә Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук төбәктә «Студентлар айлыгы» старт алуы турында сөйләде.
Башкортстанда сентябрьдә "Студентлар айлыгы" узачак
- "Студентлар айлыгы" - ул Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының гомум координациясе астында белем бирү, мәдәни һәм спорт чараларының тулы бер сериясе, без аларны «Студентлыкка омтыл» шигаре астында берләштердек. Проект 1 сентябрьдән башлана, - дип билгеләп үтте комитет рәисе.
Яна Гайдук сүзләренә караганда, "Студентлар айлыгы", #Белемparty" фестивале 1 сентябрьдә Салават Юлаев мәйданында узачак. Студентларны Уфаның әйдәп баручы диджейларыннан зур дискотека, шәһәрнең яшь башкаручылары һәм музыкантлары белән бәйрәм концерты көтә. Чараның хедлайнеры - BLACK STAR лейблы артисты.
Сентябрь чаралары линейкасына студентлар өчен Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены-2022» яшьләр форумы керде. Ул 12-14 сентябрьдә Уфада «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында узачак.
Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша үтеп укыгыз:
https://vk.com/massmediarb?w=wall-158808331_3001%2Fall
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"