

Эшкуарлык займнарын бирү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган.
- Дәүләт микрофинанс институтлары эшкуарларга дәүләт ярдәме системасында иң кирәкле институтларның берсе булып тора. Һәм без бу ярдәмне бизнес өчен мөмкин кадәр уңайлы итәргә тырышабыз. «Башкортстан микрокредит компаниясе»ннән алынган кредитлар түбән процент ставкасы белән аерылып тора, ә гаризалар минималь документлар пакеты буенча оператив рәвештә карала, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Беренче шәхси «Жемчужинка» балалар бакчасы республика башкаласында 2008 елда ачылган иде. Бүген «Башкортстан микрокредит компаниясе» ярдәме белән челтәрдә инде мәктәпкәчә биш уку йорты бар. Яңа, бишенче балалар бакчасы агымдагы елның 1 сентябрендә эшли башлаячак.
Микрозаймнар бирү шартлары белән Башкортстан микрокредит компаниясе сайтында танышырга мөмкин: centerrb.ru. Консультацияләр өчен телефон: +7 (347) 246-20-50.