Ел саен үткәрелә торган традицион киңәшмәдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сәламләде. Киңәшмә эшендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Милана Скоробогатова, районның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, укытучылар катнашты.
Республика парламенты спикеры мәгариф хезмәткәрләрен республика Башлыгы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары һәм Башкортстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде, республика педагогик конференциясендә яңгыраган төп тезислар турында сөйләде. Константин Толкачев ассызыклавынча, хәзерге вакытта районның, республиканың гына түгел, бөтен илнең педагогик җәмәгатьчелеге алдында торган иң беренче бурычларның берсе — үсеп килүче буынга дөрес һәм нәтиҗәле патриотик тәрбия бирү.
— Әгәр совет чорында бу ике компонент та, чыннан да, бердәм элемтәдә яхшы эшләсә, соңгы унъеллыкта тәрбия эшләре буенча бераз артта калганлыгыбызны танырга кирәк. Халыкара аренадагы әлеге катлаулы сәяси вәзгыять тәрбияви компонентны исәпкә алмауның нинди куркыныч белән янавын яхшы күрсәтте, — дип белдерде ул.
Парламент Рәисе педагогларга бюрократик йөкләнешне киметү мәсьәләләренә дә тукталды. — Безнең депутатлар адресына укытучылардан, төп эшләре — балаларны укыту һәм тәрбияләү белән шөгыльләнәсе урынга, күп вакытларын һәм көчләрен кирәкмәгән кәгазь эшенә юнәлтергә мәҗбүр булулары турында шикаятьләр байтак килде. Яз көне без коллегалар белән бу мәсьәләне парламент тыңлауларында карадык, аның нәтиҗәләре буенча башкарма власть органнарына укытучыларны алар өчен хас булмаган эштән азат итү белән бәйле тәкъдимнәр формалаштырылды.
Безнең белән бер үк вакытта федераль дәрәҗәдә Дәүләт думасы да бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлады, чөнки проблема бөтен ил өчен актуаль. Нәтиҗәдә, “Русия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” закон оператив рәвештә эшләнде һәм кабул ителде. Аның күпчелек нигезләмәләре үз көченә керде дә инде.
Махсус исемлекләрдә каралмаган эшнең укытучыларга йөкләнмәскә тиешлеге турындагы норма 1 сентябрьдән көченә керә. Киңәшмәдә, шулай ук, мәгариф системасы инфраструктурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика мәктәпләрне капиталь ремонтлау, концессион килешүләр нигезендә мәктәпләр төзү буенча федераль программаларны тормышка ашыруда актив катнаша, дип билгеләп үтелде.
1 сентябрьдә республикада яңартылган 63 мәктәп ачылачак. Февральгә тагын 17 мәктәптә капиталь ремонт тәмамланачак. 2026 елга кадәр республика буенча федераль программага барлыгы 365 мәктәпне кертү планлаштырыла. Шул ук вакытта аларның 197се агымдагы һәм 2023 ел дәвамында ремонтланачак.