+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 август 2022, 07:35

Уфа тагын да заманчарак һәм матуррак булачак!

Уфа шәһәренең 450 еллыгына объектлар амбассадорларының берсе - Башкортстанның элекке мәгариф министры, Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, профессор Зөһрә Рәхмәтуллина Кузнецов затонындагы мәктәп проекты турында язган.

Уфа тагын да заманчарак һәм матуррак булачак!Уфа тагын да заманчарак һәм матуррак булачак!
Уфа тагын да заманчарак һәм матуррак булачак!
"Безнең Уфа үзенең 450 еллык юбилеен билгеләп үтәргә актив әзерләнә. Бәйрәмгә кадәр нибары ике ел кала, һәм, инде язганча, бу срокка башкалада күпсанлы мөһим, кирәкле һәм яхшы объектлар үсеп чыгарга тиеш. Безнең шәһәр тагын да заманчарак һәм матуррак булачак!

Проектларның берсе, Кузнецов затонында яңа гомуми белем бирү мәктәбе – заманча, рекордлы 2200 урынга исәпләнгән чын белем сарае. Мәктәп башкалада гына түгел, республикада да иң зур супер-мәктәп булырга тиеш.

Яхшы проект эшләнгән, подрядчы сентябрь ахырына кадәр билгеле булачак. Мин, элекке мәгариф министры буларак (ә элекке укытучылар һәм министрлар булмый!), түземсезлек белән төзелеш башлануын көтәм, чөнки бу микрорайонда минем танышларым, элекке студентлар, бик күп балалар яши! Озак көтәргә калмады!»

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас