

Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, киләсе уку елына колледжларга 22 637 бюджет урыны бүлеп бирелгән, аларга 60 410 гариза тапшырылган.
– Уку йортлары 65 һөнәр һәм 124 белгечлек буенча абитуриентларны кабул итте, - дип билгеләп үтте министр. – Шул ук вакытта ел саен республика колледжларына конкурс үткәрелә. 2020 елда ул бер урынга 15 кеше булса, быел - 49га кадәр, бигрәк тә информатика һәм исәпләү техникасы өлкәсендә.
Республика вузларына 14 933 урынга абитуриентлар 160 меңгә якын гариза тапшырган. УДАТУда иң зур конкурс - бер урынга 19 кеше, аннары УДНТУ (17 кеше) һәм БДПУ (14 кеше) бара.
– Ел саен вуз белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләре буенча кабул итүнең контроль саннары арта, – дип ачыклык кертте Айбулат Хажин. – Соңгы биш елда безнең вузларда бюджет урыннары саны 42,5 процентка артты. Шунысы мөһим, республика мәктәпләрен тәмамлаучыларның шактый өлеше нәкъ менә төбәк университетларын сайлаган.
Башкортстан Башлыгы республика Мәгариф һәм фән министрлыгына киләсе елда төбәк колледжлары һәм югары уку йортлары белгечлекләренә бюджет урыннары санын арттыру мәсьәләсен эшләргә кушты.
- Әгәр абитуриентлар мәгълүмати технологияләр белән бәйле һөнәрләргә карата зур кызыксыну белдерә икән, димәк, алар буенча бюджет урыннары санын арттырырга кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Яшүсмерләрдә актуаль белгечлекләрне үзләштерү мөмкинлеге булырга тиеш.