

Республиканың урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә 493,1 миллион сум акча бүленгән.
Башкортстан Башлыгы указы нигезендә агымдагы ел “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителде. Аны үткәрү буенча күп кенә чаралар планы расланган.
Агымдагы елда республика беренчеләрдән булып Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сайлап алу узды һәм “Машиналар төзү” тармагы буенча “Профессионалитет” федераль проектында катнашты. Шуның өчен белем бирү-җитештерү үзәге (кластер) булдыруга 100 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр җәлеп ителгән. Республика бюджетыннан 114 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
Проектны тормышка ашыруның төп принцибы — эш бирүче заказы буенча кадрлар әзерләү. “Профессионалитет” федераль проектында грант алучы — Уфа машиналар төзү колледжы, терәк эш бирүче — “Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” .
“Машиналар төзү” тармагы буенча белем бирү-җитештерү үзәген-дә машина төзү тармагы өчен кадрлар әзерләүче 5 колледж катнашачак. 1 сентябрьдән республикада “Машиналар төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге” мәгариф-җитештерү үзәге (кластер) эшләячәк.
Мәгариф министры белдерүенчә, “Яшь профессионаллар” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда республика территориясендә 6 колледжда 12 заманча остаханә булдыру планлаштырыла, шуларның 6сы әзер инде. Федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 79 остаханә булачак.
Моннан тыш, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы мирасы матди базаны ныгытырга һәм тагын 109 остаханә булдырырга мөмкинлек бирде.
Колледжларның матди-техник базасын модернизацияләү максатында республика бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибе эшләнгән, ул 5 колледжга республика бюджетыннан 30 миллион сум күләмендә субсидияләр рәвешендә грантлар бирүне күздә тота.
Республиканың урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә агымдагы елда 493,1 миллион сум акча бүленгән. “Мәгариф һәм фән министрлыгына караган дүрт колледж —236,1 миллион сумга, шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы колледжлары 57 миллион сум күләмендә модернизацияләнәчәк. Әлеге эшләрне финанслау июльдә башланды, ремонт ноябрьгә тәмамланачак”, — дип билгеләде Айбулат Хаҗин.
Министр әйтүенчә, колледжларны яңарту 6 меңнән артык студентны сыйфатлы әзерләү өчен заманча шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Шулай ук республикада дәүләт колледжлары укытучыларына һәм талантлы укучыларына да ярдәм итәләр. 1 сентябрьдән студентлар стипендияләре санын һәм күләмен арттырачакбыз, – дип өстәде Айбулат Хаҗин. – Укытучылар һәм производствога өйрәтү осталары өчен һәр ел саен 690 мең сум күләмендә 10 грант булдырылды.
Моннан тыш, Башкортстанда урта махсус уку йортлары биналарына этаплап капиталь ремонт башланды. Алар арасында – Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәри, Урал аръягы агросәнәгать, Дуван күппрофильле колледжлары. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы һөнәри уку йортлары да модернизацияләнә.
— Безгә колледжларыбызны саклап калу бик мөһим. Нәкъ менә шунда республика предприятиеләренә кирәкле эшче кадрлар әзерлибез, –дип билгеләп үтте республика җитәкчесе Радий Хәбиров. — Колледжларны комплекслы рәвештә модернизацияләргә кирәк —яңа җиһазлар урнаштырудан алып тулай торакларда лаеклы яшәү шартлары булдыруга кадәр.
Фото: vatandash.ru