+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 август 2022, 04:35

Яңа уку елы нинди яңалыклар алып килә?

5 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә сыйныф сәгате узачак.

Яңа уку елы нинди яңалыклар алып килә?Яңа уку елы нинди яңалыклар алып килә?
Яңа уку елы нинди яңалыклар алып килә?

Яңа белем бирү стандартларына ярашлы, тарихи белем бирүгә мәк­тәп­тә аерым роль биреләчәк. Русия мәгариф министры Сергей Кравцов яңа уку елыннан гаиләнең, төбәкнең һәм илнең тарихын беренче сыйныфта ук өйрәнә башларга тәкъдим итте. Бу башлангычны “Тирә-як мохит” һәм “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” фән­нәре кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла, ә тарих дәрес­ләре, элеккечә, укучылар расписаниесендә бишенче сыйныфтан барлыкка киләчәк. Моннан тыш, сыйныфтан тыш эшчәнлек кысаларында беренче сыйныф укучылары музейларга һәм тарихи вакыйгаларга багышланган төрле күргәзмәләргә йөриячәк.

Ачыктан-ачык сөйләшү

5 сентябрьдә илнең барлык мәктәп­ләрендә, федераль министр әйтүенчә, беренче “Иң мөһиме турында сөйләшү” узачак — атна саен үткәрелә торган сыйныф сәгатенең яңа форматы, анда укучылар сыйныф җитәкчеләре белән гражданлык тәрбиясе, әйләнә-тирә мохитне саклау, тарихи белем бирү, әхлак һәм башка темалар буенча фикер алыша алачак.
Дәресләрнең темалары методик күрсәтмәләрдә язылуга карамастан, укучылар укытучыга формаль булмаган шартларда үзләрен борчыган сорауларны бирә алачак: мәсәлән, алар­ның шәһәрендә, илдә һәм дөньяда барган вакыйгалар турында фикер алыша алалар.
Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган әлеге масштаблы проект программасы барлык сыйныфлар өчен дә эшләнгән, ә укытучылар уку елы дәвамында 34 дәрестән торган серияне үткәрүгә интенсив әзерлек үтә. Әлеге дәресләрне үткәрүнең максаты — укучыларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм мил­ләтара бердәмлеккә омтылыш кебек төп кыйммәтләрне формалаштыру.
10нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын 1 сентябрьдән тагын бер яңалык көтә: “Русия дөньяда” уку курсында “Русия — минем тарихым” дигән яңа блок барлыкка киләчәк.
Хәзер мәктәп укучылары Русиянең яңа тарихын тугызынчы сыйныфта өй­рәнә, шуңа күрә яңа курс инде таныл­ган тарихи вакыйгаларга яңача: аларның безнең ил үсешенә йогынтысы контекстында карарга исәпләнгән. Өлкән сыйныф укучыларының өстәмә тарих дәресләре булмаячак: уку блогы тарих буенча курсның гамәлдәге программасына кертеләчәк, һәм бу фән буенча уку йөкләнеше элеккечә калачак.
Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр уку атнасы ил флагын күтәрү һәм Русия гимнын башкару тантанасыннан башланачак. Бу башлангычны Русия Президенты Владимир Путин хуплады, ә кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Баш­кортстанда да, тантананы агымдагы елның апрель-май айларында ук үткәрә башладылар.

Яңа вазыйфа булдырыла

Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан директорның тәр­бия буенча киңәшчеләре эшли башлаячак. Яңа вазыйфа “Балачак навигаторы 2.0” проекты кысаларында илнең барлык мәктәп­ләрендә дә кертелде. Бу хакта мәгариф буенча республика ки­ңәшмәсенең пленар утырышында төбәк мәгариф һәм фән ми­нист­ры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Ведомство җитәкчесе билгеләвен­чә, республикада конкурс нигезендә шундый ике меңгә якын киңәшче сайланган. Алар укытучыларга һәм ата-аналарга чын патриотлар тәрбияләүдә ярдәм итәчәк, укучыларның иҗтимагый хәрәкәтләрдә һәм проектларда катнашуын координацияләячәк.
Тәрбия буенча киңәшче ай саен 15 мең сум өстәмә акча алачак.
Айбулат Хаҗин, шулай ук, республикада Шәйморатов сыйныфлары стандартын кабул итүләрен белдерде. 11 октябрьдә, Уфаның Совет мәйда­нын­да, Русия Герое, генерал-майор Миң­негали Шәйморатовка һәйкәл ачылу вакытында 82 сыйныф укучысы өчен шәйморатовчыларга багышлау тантанасы узачак.

Тугызынчылар колледжда укуны өстенрәк күрә

Русиядә урта һөнәри белемне тугызынчы сыйныф укучыла­ры­ның 60-70 проценты һәм унберенче сыйныф укучыларының 20-30 проценты сайлый, дип яза “Парламентская газета”.
Узган елда колледжларга рекордлы сандагы егетләр һәм кызлар – 1,2 миллион кеше укырга кергән.
“Иң зур конкурс, гадәттәгечә, мәгъ­лү­мати технологияләргә, педагогик белгечләргә, дәвалау эшенә күзәтелә”, – дип сөйли Һөнәри белем бирүне үстерү институты ректоры вазыйфасын башкаручы Наталия Золотарева.
Аның фикеренчә, колледжларның популярлыгы сәбәбе — хезмәт базарына тизрәк чыгу мөмкинлеге бирүдә.
“Укуны тәмамлаучыларның 80 проценты һәм аннан да күбрәге педагогик, медицина белгечлекләре буенча эшкә урнаша. Гадәттәгечә, нефть һәм газ чы­гару, биналар төзү һәм эксплуа­та­цияләү, эретеп ябыштыру, машина тө­зе­леше технологияләре буенча бел­гечләргә ихтыяҗ зур — бу 70 процент­тан һәм аннан да күбрәк”, — дип билгели эксперт.

Студентлар хезмәт көне игълан итте!

Республиканың студентлар отрядлары балаларны мәктәпкә әзерләү буенча Удар хезмәт көне игълан итте. Алар бик гадел һәм дөрес ярдәм сис­темасы оештырган. Коммерцияле булмаган “МногодетОК” автоном оешмасы отрядларга чын-чынлап мохтаҗ гаи­ләләр, шул исәптән республикага Украина һәм ЛНРдан мәҗбүри күчеп килгән гаиләләрнең исем­лекләрен бирә.
Алга таба студентлар аларны үзара бүлешә, гаиләләр белән таныша, алар­ның ихтыяҗларын ачыклый һәм үз көчләре белән балаларны мәктәпкә әзерләргә булыша (кемдер көнлек хезмәт хакын счетка күчерә, кемдер үзе канцелярия кирәк-яраклары сатып ала). Студентлар һәм гаиләләр арасында менә шундый җитди һәм аңлы эш килеп чыга.

Беренче “Аграр смена” оештырылды

Стәрлетамак районының “Колос” балалар сәламәтләндерү лагеренда республикада беренче “Аграр смена” оештырылды. Смена кысаларында үсемлекчелек, терлекчелек, ландшафт дизайны, бал сыйфатын билгеләү һәм кондитер эше буенча осталык дәресләре узды, шулай ук, балалар республика агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә булды.
— Балалар лагеренда узган “Аграр смена” даими булачак һәм Башкорт­станның агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүдә мөһим урын алачак, — дип ассызыклады Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗа­лы­гы министры Илшат Фазрахманов. — Барысы да мәктәп укучыларын төбәкнең авыл хуҗалыгында ихтыяҗ зур булган белгечлекләргә юнәлтүдән, “Агросыйныфлар”проекты кысаларында аграр колледжларда һәм университетларда һөнәри юнәлеш бирүдән башланачак.  “Агросыйныфларда” сайланган юнәлешне нәкъ менә балалар лагеренда аграр смена ныгытырга ярдәм итәчәк.
Алга таба, бу укучылар инде һөнәр­не сайлагач һәм укуларын дәвам иткәч, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча дәүләт ярдәменә мөһим роль биреләчәк. Монда авыл хуҗалыгы товар җитеште­рүчеләренә үз хезмәткәрләрен укытуга тотынылган һәм практика үткән чорда предприятиедә эшләүче студентлар­ның хезмәт хакы һәм яшәү өчен түләү чыгымнарын кайтарабыз. Ниһаять, аграр университет һәм колледжны тә­мамлаучылар кадрлар потенциалына ярдәм итү республика программасы кысаларында 750 мең сум күләмендәге “подъемный”лар яхшы стимул булачак.
— Республикада 51 бала өчен беренче “Аграр смена” тәмамланды, — диде сменаны ябу тантанасында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева. — Һөнәри юнәлеш бирү эшендә аңа зур өметләр баглыйбыз. Башкортстан агросәнәгать комплексында бүген кадрларга, бигрәк тә эшче һөнәрләргә кытлык зур. Агросәнәгать комплексы— заманча технологияләр һәм техника, яхшы хезмәт хакы һәм ышанычлы социаль тәэмин ителеш белән динамик үсештәге тармак, шуны балаларга җиткерергә телибез. Аграр сменада булган күпчелек укучылар киләчәктә агрокомплекс белгечләре һәм хезмәткәрләре булу өчен агросыйныфларда укыр, алга таба аграр колледжларга һәм университетка барыр, дип ышанабыз.
— Мин ял иткән лагерьлар арасыннан бу иң яхшы смена булды, — дип белдерде Стәрлетамактан быел бишенче сыйныфка баручы Руслан Сәйфуллин. — Хәзер мин агробизнесмен булырга телим!

Фото: doorinworld.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас