

Киңәшмәдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төбәк университетлары ректорлары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр иткәнчә, яшь университет галимнәренә грант ярдәме турындагы карар проекты әзерләнгән. 1 октябрьгә кадәр документ барлык кирәкле килешүләрне узачак. Югары уку йортлары дәүләт ярдәме чараларын конкурс нигезендә 2022 ел ахырына кадәр алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Радий Хәбиров торак шартларын яхшырту һәм яшь галимнәрнең стажировкаларын оештыру механизмын эшләргә кушты.
Моннан тыш, республика югары уку йортлары ректорлары «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык федераль программасында катнашу буенча «Юл картасы»ның үтәлеше турында хәбәр иттеләр. Уфа фән һәм технология университеты (БашДУ һәм УДАТУ базасында Берләшкән югары уку йорты), УДНТУ, БДМУ 2022 елга программаның максатлы күрсәткечләрен үти.
Вузларның стратегик бурычлары арасында - студентларны кирәкле һәм перспективалы белгечлекләргә кабул итүне арттыру, белем бирү процессын һәм фәнни эшчәнлекне санлаштыру, икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларына инновацион эшләнмәләрне кертү. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен, шул исәптән, «Приоритет 2030» федераль грантларын да җәлеп итәргә планлаштыралар.
Әйтик, узган елда конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча өч югары уку йорты – Уфаның фән һәм технологияләр университеты, БДМУ һәм УДНТУ – еллык база грантларын алу өчен 100 миллион сум күләмендә заявка якладылар. Ә 2021 елның октябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе мәгариф оешмаларын үстерү программаларына ярдәм итү советы утырышында катнашты. Утырыш нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе грантның махсус өлешен конкурс нигезендә бүлеп бирде.
"Фән сәгате"ндә Радий Хәбиров ассызыклаганча, "Приоритет 2030" программасы бурычларына ирешүдә активлыкны киметмәскә кирәк. Бу Башкортстан вузларына Русия һәм халыкара дәрәҗәдә танылган уенчылар, кеше капиталын, фән һәм технологияләр өлкәсен үстерү драйверлары булырга мөмкинлек бирәчәк.