Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре эшли башлаячак. Яңа вазыйфа “Балачак навигаторы 2.0" проекты кысаларында илнең барлык мәктәпләрендә дә кертелде.
Республикада конкурс нигезендә шундый ике меңгә якын киңәшче сайланган. Алар укытучыларга һәм ата-аналарга чын патриотлар тәрбияләүдә ярдәм итәчәк, укучыларның иҗтимагый хәрәкәтләрдә һәм проектларда катнашуын координацияләячәк. Бу хакта Сибайда узган август киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча социаль челтәрләрдә Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров язды.
Премьер-министр билгеләвенчә, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елыннан башлап атна саен үткәрелә торган “Иң мөһиме турында сөйләшү” дәрестән тыш чаралар циклын башлап җибәрә. Һәм безнең республика бу башлангычны хуплый.
"Укучылар белән ачыктан-ачык аралашырга, алар белән шундый җитди темаларга чын күңелдән сөйләшергә кирәк дип саныйбыз. Яңа уку елыннан директорның тәрбия буенча киңәшчесе вазыйфасын кертәбез. Бу вазыйфага якынча 2 мең кандидат сайланды. Республика Башлыгы бу эшкә махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итәргә тәкъдим итте", - дип хәбәр итте Назаров.
Премьер-министр Башкортстанда мәгариф системасының җиткелекле финанслана торган тармакларның берсе булуын билгеләп үтте. Агымдагы елда гына да аны үстерүгә бюджетта 94 миллиард сум акча каралган. 2026 елга кадәр уку йортларын модернизацияләү буенча федераль программа кысаларында төбәктә 365тән артык мәктәп ремонтланачак. 63 мәгариф учреждениесе агымдагы уку елына яңартылды.
Фото: school60rd.com