+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 август 2022, 16:53

Мәктәпләрне төзекләндерү өчен 9 миллиард сум бүленде

2022-23 ел дәвамында республикада 197 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

Мәктәпләрне төзекләндерү өчен 9 миллиард сум бүлендеМәктәпләрне төзекләндерү өчен 9 миллиард сум бүленде
Мәктәпләрне төзекләндерү өчен 9 миллиард сум бүленде

Бу максатларга федераль бюджеттан бик зур сумма - 9 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Масштаблар аңлашылсын өчен: моңа кадәр төбәк бюджетыннан елына 600 миллион сумнан да артык булмаган акча табарга мөмкин булды. Хәзерге финанс кертемнәренең нәтиҗәләре күренеп тора - Белем көнендә укучыларны 63 яңартылган гомуми белем бирү йорты кабул итәчәк.

Алар арасында - Түбән Троицкий авылының урта мәктәбе. 20 миллионлы транш ярдәмендә быел идәннәрне тулысынча яңарттылар - барлык уку кабинетларында да экологик чиста такта җәйделәр, дәресләр арасында тәнәфес вакытында укучылар ял итә торган биналарда, шулай ук коридорларда һәм ашханәдә керамогранит плитканы яңартканнар, ә спорт залында идәнне монтажлаганнар.

Мәктәп кабинетлары өчен яңа җиһазлар, мәктәп китапханәсенә кергән китаплар, хезмәт дәресләрен үткәрү өчен заманча станоклар өстәмә бонус булды. Кухняда электр плитәсеннән савыт-сабага кадәр яңартылды.

- Дүрт ел элек республика бюджеты акчасына түбәгә капиталь ремонт ясалды, су белән тәэмин итү һәм канализация системасын тулысынча яңарттылар, 190 иске агач тәрәзә яңаларына алыштырылды, - дип аңлата уку йорты директоры Татьяна Гәрәева. - Моннан тыш, барлык кабинетларда асылма түшәмнәрне монтажладык, бәдрәфләрдә сантехниканы алыштырдык; яңа җиһазлар һәм такталар сатып алдык.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас